Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Менә бу очрашу, ичмасам

Балаларның көзге каникулларын елдагыча файдалы, истә калырлык итеп үткәрергә тырышабыз.

Каникулның беренче көннәрендә үк Балтач гимназиясендә узган шашка ярышлары безнең хатирәләрдә озак сакланыр әле. Районыбызда соңгы вакытта гына оешып килә торган шашка ярышарының һәркайсы үзенә күрә бер үзенчәлек белән уза. Гимназиянең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Раушания Юнысова тырышлыгы белән бу ярышларыбыз да оешкан төстә узып китте. Аның беренчесен шәхси эшмәкәр Марат Хәбибуллин призына оештырсак, икенчесен спорт мәктәбе тренеры , шахматчы Ландыш Гарифуллина призына уздырдык.
Ярышларыбызга районыбызның танылган шагыйрәсе Чулпан Габделганиева да чакырулы иде. Ярышка килүчеләр аның чыгышын тын да алмыйча тыңладылар. Республикабызда шашка-шахмат уеннары белән танылу алган Чулпан апаларына кечкенәләрнең сораулары да бихисап җыйналган булган. Чулпан апалары бүләкләр белән килгән булып чыкты,. Ярышларны үз күзләре белән ахырына кадәр күзәткән Чулпан бер бүләген гиназиядән иң нәни шашкачы, дүртенче урынны яулаган Сәет Мөхәммәтгалиевка тапшырса, икенчесен күрше Арча районы Ашытбаш мәктәбеннән килгән Вәлиуллина Айсинәгә тапшырды. Ашытбашлыларның да бик күңеле булып китте, ярышлардан, үзләренә дә кунакка чакырдылар.
Ярышларда районыбызда ясле-бакчада тәрбияләнгәндә үк танылу алган Гөлшан Сөләйманованы күрә алмауларына бик көенделәр. Ярышларыбыз 1-6 сыйныфларда укучы кызлар-егетләр арасында барды. 60 уенчы уйнады бу көнне. 1-2 сыйныф укучылары арасында чемпион булып гимназиядән Ралинә Хәйруллина һәм Нияз Хәбибуллин танылсалар, икенче-өченче урыннарга гимназиядән Булат Мөкминов, Таңсылу Хәбибрахманова, Аяна Гасимова, Камил Нәбиевлар лаек булды. 3-4 сыйныфлар арасында беренчелекне гимназиядән Данил Закиров һәм Нормадан Лина Гатауллина яуладылар. Калган урыннарны гимназиядән Рафаэль Хәбибуллин һәм Камилла Юнысова/алар икесе дә узган ярышларның чемпионнары иде, бераз кәефләре төште - Н.С./, Нормадан Айнур Гарифуллин , Бөрбаштан Диния Бәзәгетдинова яуладылар. 5-6 сыйныфлар арасында бу урыннарны гимназиядән Динә Әхмәдуллина һәм Тимерхан Әкбәров, Гүзәл Хөснетдинова һәм Рәсим Мәрданов, Айсылу Йосыпова һәм Илсаф Шакиров бүлештеләр.
Бу ярышларыбыз безнең очрашу , аралашу сыйфатында Ландыш кул астында шөгыльләнүчеләр арасында гына узды. Ярышлардан соң мин үзем исә , бу ярышларның киләчәктә географиясен киңәйтергә кирәк икән дигән фикергә килдем. Шулай булмыйча, җиңүчеләр Ландыш апаларының медальләре өстенә Раушания апаларының бүләкләренә дә лаек булып, бик сөенешеп таралдылар ярышлардан. Рәхмәт гимназия коллективына да , безне шулай каршы алганнары өчен. Мондый очрашулар күбрәк булсын иде.
Фото: http://www.amperbt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250