Хезмәт

Менә бу ярыш...

Ярышларга әти-әни, әби-бабайлар белән йөрү матур традициягә кереп китте. Кече Лызи мәктәбендә 1998нче - 2002нче, 2003нче елда һәм аннан соңгы елларда туган 53 бала шахмат уйнарга килгән булса, җанатарлары да алардан әзгә генә ким булды.

Ярышларның төп иганәчесе - «Балтачагрохимсервис» җәмгыятенең ветеран шахматчысы Габдерәфыйк абыйлары Фәйзрахмановның хәер-фатихасыннан соң башланган ярышларның ничек кызганың күрсәгез. Җәмгыять директоры Наил Рәүпович та килеп, балалар уенына сокланып китте. 1998-2002нче елгы кызлар һәм егетләр арасында призлы 1-4 нче урыннарны Ләйлә Камалиева (Норма) һәм Альмир Гыйльметдинов (Балтач), Ләйсән Хәйруллина (Бөрбаш) һәм Илназ Гыйльметдинов (Бөрбаш), Ралина Хәмидуллина (Норма) һәм Айсаф Зәкиев (Балтач), Айгөл Төхвәтуплина (Балтач), Диләрә Әсәдуллина (Бөрбаш) һәм Шамил Шәйхетдинов (Бөрбаш) яуладылар. (Кызлардан 4нче урын 2 шахматчыга бирелде). 2003нче елда һәм аннан соңгы елларда туган балалар арасында бу урыннарны Рамилә Шаһимәрдәнова (Балтач) һәм Тимерхан Әкбәров (гимназия), Гөлшан Сөләйманова (Балтач) һәм Илсаф Шакиров (гимназия), Лина Гатауллина (Норма) һәм Әмир Әкбәров, Диния Бәзәгетдинова (Бөрбаш) һәм Инсаф Әкбәров (гимназия) бүлештеләр. Иң яшь шахматчы титулына Кече Лызидан Мария Филиппова лаек булды.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: