"Металлург" – Гагарин кубогы иясе!
Магнитогорскиның "Металлург" командасы Гагарин кубогының финал сериясенең җиденче матчында Мәскәүдә ЦСКАны отты - 3:1.
Җиңү китергән алканы Канада сакчысы Крис Ли кертте. Ә Евгений Тимкин үз карьерасында плей-оффта беренче алкасын кертте, аннары буш капкага тагын бер алка ташлады.
Данис Зарипов үзгә рекорд куйды - дүртенче тапкыр Гагарин кубогын отты. 2009 һәм 2010 елларда - "Ак Барс", ә 2014 һәм быел "Металлург" белән. Шулай итеп, "Металлург" ике тапкыр Гагарин кубогын отты. Ә Россия чемпионатында бишенче тапкыр иң яхшы клуб булып танылды.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/56691-sport-metallurg-%E2%80%93-gagarin-kubogyi-iyase.html
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев