Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Мәңге истә калырлык

Мондый зур тантананы Балтачыбызның күргәне булмагандыр.

«Россия», «Казан», «Универсиада» сүзләре кебек көчле авазлар белән автовокзал янында факелны каршыладык. «Ерак Көнчыгыш федераль университеты студенты - Универсиада утын саклаучы аның ялкынын районыбыз спорт комитетын 25 ел җитәкләгән Ринат Борһанов кулындагы факелга күчергән вакытта күзгә яшьләр килде», - дип уртаклашты минем белән үз кичерешләрен «Хыял» яшьләр үзәге директоры Айдар Вәлиев. Факел утын район үзәгенә алып менү дә районыбызның иң лаеклы, мөхтәрәм кешеләренә тапшырылган иде.
Район башлыгы, район башкарма комитеты җитәкчесеннән тыш, факел утын тотып йөгерү бәхете халыкара класслы спорт осталарыбыз Әлфия Зыятдинова, Айдар Хәйретдинов, спорт остасы Рөстәм Заһидуллин, дөнья чемпионы Фарис Вәлиев, чаңгычы Сергей Королев, Россия олимпиадасы җиңүчесе Ринат Нуриев һәм яшь шагыйрәбез Чулпан Габделганиевага елмайды. Факел утын автовокзалдан бар халык дәррәү Дан аллеясына кадәр озатып менде. «Моннан 33 ел элек булган Мәскәү Олимпиадасына кайтып килгән кебек булдым. Факел утын тотып йөгерүчеләрне чын мәгънәсендә үзем итеп хис иттем. Мин дә бит 1980нче елда Мәскәүдә Олимпия миле - 1980 метрны йөгереп Олимпиададан медаль алып кайттым, - диде миңа легендар шәхесебез Фәрит Әхмәдиев. Зур кичерешләр белән кайттым бу тантанадан. Факел утын Арчага озаткандагы тамашачыларның сөенечтән балкыган карашлары безнең бүген нинди зур тарихы вакыйганың шаһиты булганыбызны сөйли иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250