Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Мин спортны сайлыйм!

Мәктәбебезнең иң мөһим бурычларыннан берсе - укучыларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту турында белем бирү, үз сәламәтлегең хакында даими кайгырту теләге уяту, һәр укучыны моңа өйрәтү, күнектерү.

Сәламәтлек - иң зур байлык. Балалар һәм яшүсмерләр дә, укытучылар һәм әти-әниләр дә шушы байлыкка ирешү, аны саклау, үстерү, ныгыту алымнарын, ысулларын яхшы белергә, көндәлек тормышта шуларны гамәлгә ашыра барырга тиеш. Яшь буынның сәламәтлегенә куркыныч тудыручы сәбәпләрнең берсе - наркомания, токсикомания, тәмәке тарту һәм башка зарарлы гадәтләрнең киң тарала башлавы.

Укучыларны әлеге начар гадәтләрдән кисәтү, наркотикларның, тәмәкенең зарары турында күбрәк мәгълүмат бирү максатыннан мәктәбебездә «Начар гадәтләргә карата мин спортны сайлыйм!» акциясе кабат старт алды, аерым план нигезендә айлык итеп үткәрелде. Түгәрәк өстәл янында сөйләшүләр, әңгәмәләр уздырылды, анкеталарга җаваплар алынды.

14нче октябрь Хәсәншәех мәктәбенә 25 баладан торган бер төркем укучылар 12 километр араны йөгереп барып, йөгереп кайтты һәм анда агитбригада чыгыш ясады. Ә 20нче октябрь көнне укучылар Карадуган мәктәбенә велосипед белән төшеп, шулай ук агитбригада чыгыш ясап кайтты. Балалар бу көнне саф һавада рәхәтләнеп ял итте. Әлеге чара аларга күңел күтәренкелеге бирде. Күптән түгел мәктәбебездә «Әти, әни һәм мин - спорт гаиләсе» бәйгесе булып узды. Уеннарда тугыз гаилә катнашты, бәйрәм чәй табыны янында тәмамланды. Бу тамашага балалардан да ныграк әти-әниләр куанды. Һәр гаилә мактау таныклыгына, бүләкләргә лаек булды. 29нчы октябрь көнне шушы акция кысаларында, мәктәбебездә тагын да зур, күңелле чара узды. Волейбол буенча ярышка, Кенә мәктәбенең иганәчеләре - Ринат Ибәтуллин һәм Рәис Хөсәенов призына, Арбор, Куныр, Кенә, Кукмара районы Янил һәм Починок Сутер, Саба районы Шәмәрдән бистәсе һәм Мичән мәктәпләре командалары җыелды (рәсемдә). Уен бик җитди барды, хөкемдарлар бик гадел хөкем итте. Нәтиҗәдә I урынны - Кенә, II урынны - Починок Сутер (Кукмара), III урынны Мичән (Саба) командалары яулады. Күргәнегезчә, без үз районыбыз белән генә чикләнмичә, артыбыздан күрше районнарны да бу яхшы гамәлләр артыннан ияртәбез. Ә бу эшләрне башлаучы, әйдәп йөрүчеләре әлбәттә, укытучылар: Ф.Ибраһимов, Р.Закирҗанов, РСәмигуллина, Ш.Низамиев, Р.Низамиева.

Кеше бу дөньяда кунак кына. Начар гадәтләрдән ирекле булыйк, бу тормышта үз сәламәтлегебезне кайгыртып, бәхетле яшик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев