Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз республика күләмендәге уңышлары белән сокландыруларын дәвам итәләр

Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләребез үзләренең республика күләмендәге уңышлары белән сокландыруларын дәвам итәләр.

Актанышта кул көрәше буенча узган Татарстан Чемпионатында безнекеләр өченче призлы урынны яуладылар. Тренерлары Фагыйль Гайнетдиновның да кәефе күтәренке.
Шәхси беренчелектә исә, Нөнәгәрдән Зөлфия Сәйдәшева (60 кг), Субаштан Илназ Әсхәдуллин (60 кг) чемпион булып танылдылар.
Коляскалылардан Балтачтан Антон Петров (60 кг) икенче, Фәнис Сөләйманов (60 кг) өченче булдылар.
"Команданың өченче урынга чыгуына Нормадан Алмаз Рамазанов, Яңгулдан Рафис Исмәгыйлов, Арбордан Ранил Гыйльвановлар да зур өлеш керттеләр", - дип билгеләп узды, тренерлары. Планнары да зурдан икән - Зөлфия белән Идел буе округы Чемпионатында катнашу.
Фото: http://aktanysh.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/110036.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X