Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Мондый спорт фестиваленең районда булганы юк иде әле!(фоторепортаж)

Шатлыкның да шатлыгы бар команда яңа ачылган шугалакка агылгач, кунаклар белән бергә  район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров кызыл лентаны кискәч тагын да ныграк сизелә.

Бәлки  бардыр, әмма мин хәтерлим.

Бистәдәге “Балтач”  спорткомплексына якыная барган саен дәртле музыка тавышы  бүген чыннан да бәйрәм икәнлеген искәртә. Бөтенрәсәй күләмендә оештырылган чара булса да, музыка куючылары безнең Балтач мәдәният йорты хезмәткәрләре. Район халкы җыелганнан-җыела бара, гаиләләр хәтта әле яңа тәпи киткән төпчекләрен дә алып килгән. Хәрби ветераннар бәйрәмгә аеруча да ямь өсти (9 декабрь – Геройлар көне дә бит әле!). Шашлык пешә, казаннан пылау “төшә”, дивизионнар (алар хоккей уйнаучы мәктәп балаларыннан гыйбарәт) тамак ялгап алгачтын, өсләрен алыша, шөгыльләнеп тә ала, укытучылары тренерлар кебек өйрәтеп кенә тора, Зур-зур курчаклар  күңелләрне күтәреп йөри, фестивальгә килүчеләрне фотога төшәргә өнди (алары инде безнең җирлек курчаклары түгел, бәйрәмебезне бизәргә килгән кунаклар). Микрофонны оста алып-баручы-оештыручыбыз, “Хыял” яшьләр үзәге директоры Раил ала, дивизионнарны тезелергә чакыра, тантаналы ачылышка әзерли. Менә мөхтәрәм кунаклар – мәшһүр хоккейчылар килә. Хоккей сөючеләр өчен  нинди зур шатлык. Ул гынамы соң әле!!! Шатлыкның да шатлыгы бар команда яңа ачылган шугалакка агылгач, кунаклар белән бергә  район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров кызыл лентаны кискәч тагын да ныграк сизелә. Бүләкләү мизгелләре, төрле кызыклы уеннар бәйрәмгә үзгә ямь өсти. Дивизионнарның хоккей уеннары, гаиләләр ярышы, хәрби ветераннарның итекле хоккеен, җиңгән командаларны, мөхтәрәм кунакларны газета битләренә тагын бер аерым язарбыз әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт фестивале