Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Мәртәбәле көрәшкә 20 ел!

26-27 декабрь көннәрендә Балтач универсаль спорт комплексында район башлыгы призына традицион татарча көрәш ярышлары узачак. Быел ул егерменче мәртәбә үтә, шуңа күрә юбилей елы дип тә әйтергә була.

Ярышлар 60, 65, 70, 75, 80, 85, 90 һәм 100 килограммнан да югары үлчәү авырлыгында узачак. Бәйгене ачу тантанасы иртәнге сәгать 10 да башлана.

Районкүләм масштабта узучы әлеге мәртәбәле ярышларга командаларның ныклы хәзерлек, зур җаваплылык белән килүләре сорала.

Зур көрәш бәйгесен тамаша кылырга, көрәшчеләребезгә көч биреп торырга көрәшне сөюче райондашларыбызны, яшь көрәшчеләрне, фанатларны чакырып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250