Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Мәш киләбез

Үткән гасырның 70-80 елларында шахмат уеннарының фанаты булган, район мәгариф бүлеге җитәкчесе буларак, бар гомерен балалар, районыбыз мөгаллимнәрен тәрбияләүгә багышлаган Рамил абый Фазлыев истәлегенә оештырылган быелгы ярышлар үзенә моңарчы күрелмәгән санда уенчыларны җыйды. Кемнәрнеңдер өметләре акланды, кемнәрнекедер юк...

Башка уеннарда гел призлы урыннарга кереп барган гимназия укучысы Илсаф Шакировка бу юлы җиңелү ачысы татырга туры килде. Нормада чемпионнар рәтендә баручы Ләйлә Камалиевага да икенче урын белән канәгатьләнергә, ә гимназиядән Тимерхан Әкбәровка моңарчы яуламаган җиңүен яуларга туры килде... Менә шундый инде ул уеннар. Шулай итеп, бу ярышларның чемпионнары булып Гөлшан Сөләйманова (Балтач) һәм Тимерхан Әкбәров (гимназия) танылдылар. Икенче урынга Ләйлә Камалиева (Норма), Раушан Галиуллин (Балтач), өченчегә Айсылу Әскәрова (Алан), Раян Габдрахманов (Норма) чыктылар. Команда нәтиҗәләре буенча призлы урыннарны Балтач, Норма, Алан мәктәпләре шахматчылары бүлеште. Матур-матур медальләр белән балалар өйләренә таралышты.


Алан авылында яңа мәдәният йорты ачылу уңаеннан, мәктәп укучылары җирле үзидарә башлыгы Сәйдәш Хәкимовның матди ярдәме белән үзара шахмат ярышлары уздырдылар. Биредә Айсылу Әскәрова һәм Айрат Газыймовка тиңнәр булмады.


Балаларыбыз уйнап мәш килгәндә, зурларыбыз да тик ятмый. Карадуган мәдәният йортында «Игенче» җәмгыяте призына узучы ярышлар шуның ачык мисалы. «Бу ярышларга бармаска булдым әле. Башкаларга да урын булсын дидем», дип шаяртты гел дә егетләребезнең борыннарына «чиертүче» Ландышыбыз. Үзе бу көнне Тәкәнешкә ярышларга китеп барды.

Карадуганда узган ярышларда ир-егетләр арасында беренче-икенче урыннарны Карадуганнан бертуган Камил һәм Наил Хөснетдинов-лар бүлеште. Өченче урынга Балтачтан Салават Габдрахманов лаек булды. Кызларыбыз арасында башка еллардагы җиңүләрен яңартып Нормадан Гөлшат Гайфетдинова янә чемпион булды. Балтачтан Наилә Әшрәпова һәм Диләрә Әгълиуллина калган призлы урыннарны яуладылар. Инде Тәкәнешкә кире кайтыйк.

Ландыш Гарифуллинага янә тиңнәр булмады. Тагын бер райондашыбыз, Нормадан Роза Шакирова өченче урын белән кайтты. Балаларыбыздан - гимназиядән Илсаф Шакиров (Розаның улы) һәм Тимерхан Әкбәров, Гөлшан Сөләймановага (Балтач урта мәктәбе) матур уеннар күрсәткәннәре өчен махсус бүләкләр тапшырылды. Тагын бер куанычлы хәбәр, Актанышта узган традицион регионара ярышларда Ландыш - беренче, Наил Хөснетдинов өченче призлы урыннарны яулап кайттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250