Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Мәйданчыгы бар, әмма... (+фото)

Балтачның Каенлык урамындагы шугалак урынына спорт мәйданчыгы урнаштырылгач, бер шатландык, бер көендек

Заманча мәйданчык булу зур сөенеч, әмма кышка балаларга шугалак бетте. Балалар гына түгел, зурлар да борчылды, чөнки биредә кичләрен шау итеп тора иде, баласы да, зурлары да мәш килеп тимераякта шуды, командалап хоккей уйнады. “Факел” клубы хезмәткәрләре дә бик күп күңелле чаралар уздыра иде.

Борчылуыбыз урынсыз булган икән. Мазһаров урамы башында быел көзен шугалакны төзү эшләре башланды. Төзелеш эшләре күзгә күренеп артып тора. Чыршысы да “үсеп” чыкты. Утыргычлар, махсус будка да урнаштырылды. Шугалакның фундаменты да ныклап эшләнелде. Хәтта инде беренче кат бозы да катырылды. Әмма... куркынычсызлык мәсьәләсе хәл ителеп бетмәде. Биредә ике яклы хәрәкәтле урам һәм олы юлның якынлыгын, янәшәдә генә зур кибет булуын исәпкә алсак, бирегә стоянка кирәклеге көн кадагындагы мәсьәлә булып кала. Бирегә әти-әни  баласын, нигездә, машинада китерәчәк. Урамда туктап төшерү һәм утырту зур куркыныч тудыра, ә стоянка булса, җәяүле өчен дә, руль артындагы кешене өчен дә куркыныч бермә-бер кими. Әлеге мәсьәлә вакытында хәл ителер дип өметләник, чөнки шугалак тирәсендә стоянка ясар өчен буш урыннар шактый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев