Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Нар» оешмасы үзенеӊ призына татарча көрәш ярышларын уздырды.

Елныӊ-елында Балтач районында автомобильләрне ягулык белән тәэмин итү белән шөгельләнүче «Нар» оешмасы февраль аенда татарча көрәш буенча укучы балалар арасында ярышлар уздыра.

Бу елда да алар үз традицияләренә тугры калдылар, Балтач бистәсендә урнашкан «Хыял» яшьләр үзәге көне буена булачак татарча көрәш осталары, Сабан туй батырларыныӊ тавышлары белән яӊгырап торды.
Ярышларны ачып җибәргәндә, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Фидаилович, татарча көрәш буенча район федерациясе президиумы председателе Фәрит Әхмәдиев, яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин бу ярышларныӊ әһәмияте турында яхшылап сөйләделәр, үрнәк ала торган, Республика бәйгеләрен ота торган батырларыбыз турында горурланып әйттеләр. Ярышлар нәтиҗәсе турында соӊарак җиткеребез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250