Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Ни өчен Балтачта бокс түгәрәге эшләүдән туктаячак?

Күптән түгел хезмәт юлын Балтач урта мәктәбенә багышлаган, районда бокска нигез салучы Уран Ишморатов истәлегенә ярышлар үтте.

Балтачның яшь боксчылары Арча, Биектау, Кукмара, сабалылар белән көч сынашты. Киренке ярышта Артур Трофимов, Әмир Ганиев, Айзат Мөхәммәдиев үз үлчәү авырлыкларында җиңү яулады. Айзат хәтта Идел буе округына спорт мастерына кандидатлык исеме алырга чакыру кабул итте. Азат Мөхәммәтгалиевка «Җиңүгә ихтыяр көче» кубогы тапшырылды. Әлеге ярыш районда бокс сөюче спортчыларның ныклы әзерлекле булуын янәдән исбатлады.
Нәкъ алты ел элек «Факел» клубы бинасында оешкан түгәрәк инде ничәнче мәртәбә үз җимешләре белән сөендерә. Тренерлар Фаил Фәсыйхов, Рашит Тимербаевларның тырышлыгы, димәк, эзсез узмаган. Түгәрәкне оештырган көннәрдә балаларны җәлеп итү, шөгыльләнүгә кирәкле җиһазлар юнәлтү өчен тренерлар зур тырышлык куйды. Тәүге ярышны уздырганда хәтта үзебезнең ринглар да юк иде әле, анысын күрше районнан алып кайттылар. Мөмкинлекләр булмаганда да төрле юлларын таптылар: спонсорларга мөрәҗәгать итеп балаларга шөгыльләнергә мөмкинлекләр тудырдылар.
Инде бар мәшәкатьләр артта калып, барысы да җайга салынды. Балалар бүген барлык шартлар тудырылган түгәрәктә шөгыльләнә. Әмма бокс түгәрәге эшләүдән туктаячак дигән хәбәр балаларны да, әти-әниләрне дә аптырашта калдырды. Зур тырышлык белән оештырылган түгәрәкне япсалар, биредә шөгыльләнүче балалар нишләр? Боксның серен тирәнтен аңлап, инде республикакүләм рингларга чыга башлаган, әле алай гына да түгел, анда да зур җиңүләр яулаган балаларның өметләрен өзү булмасмы бу? Бу ярышлар соңгысы булмасын иде. Район җитәкчелеге моңа юл куймас дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250