Нәни Салих — чемпион!
Шахмат дөньясында ясле-бакча чорыннан ук төрле ярышларда призлы урыннарны яулап, Балтачтан Гөлшан Сөләйманова, Нормадан Илсаф Шакиров бөтен районны шаулатканнар иде инде. Икенче бер нәниебез каратэ-кекусинкай буенча күпләрнең мәхәббәтен яуларга өлгерде.
Балтач балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Альберт Бәзәгетдинов шушы көннәрдә генә үзенең укучылары белән Казан шәһәре беренчелегенә барып кайтты. Һәм әйтергә кирәк, алар аннан матур күрсәткечләр белән кайттылар. Балтачның 2нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче Салих Зарипов 6-7 яшьлек сабыйлар арасында «тукмашып», Казан шәһәре балаларын да үзенә бирелергә мәҗбүр итеп, чемпион булып танылды. Нинди зур күрсәткеч бит! Салихның абыйсы Якуб Зарипов исә 10-11 яшьлекләр арасында өченче булды. Шушы ук яшьтәгеләр арасында тагын бер укучыбыз Нормадан Ильяс Шәрипҗанов дүртенче булып калды.
Соңгы вакытта Салавыч кызлары да туп тибеп, күпләрне шаккатыра. Тренерлары Рамил Әминевның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә Салавыч кызлары зур танылу алып киләләр. Республикабызның Аксубай бистәсендә мини-футбол буенча 2000-2001нче елгы кызлар арасында үткән Рәсәй беренчеле-генең Идел буе районнары зона беренчелегендә уйнап, өченче булдылар. Афәрин, дими, ни дисең!
Рәсемдә: Салих Зарипов (уртада) Балтач данын еракларга танытты.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 май 2022 - 21:21«Халык күбрәк ике төс кергән тәрәзә йөзлекләрен ярата» , ди райондашыбыз Ранил Кариле авылында яшәүче Ранил Гарифуллин тәрәзә йөзлекләре, почта әрҗәсе, капка бизәкләре ясый. Бу эшкә ул студент вакытында акча эшләү теләге белән генә тотынган булган.2901
-
23 май 2022 - 20:11Балтач биючеләре "Шома бас"тан җиңү белән кайтты (+фото) Мари-Иле Республикасында узучы «Шома бас» халыкара фестиваль-конкурсында балтачлылар ел да катнашып, матур нәтиҗәләргә ирешәләр.5300
-
23 май 2022 - 18:46Уңышлар бер генә түгел, берничә! (+бик күп фото) Узган атнаны Балтач гимназиясе район мәдәният үзәгендә хисап концерты куйды.10600
-
5 март 2022 - 14:33Салавыч укучылары шахматчыларны җырлап-биеп сәламли
-
3 март 2022 - 13:32💔🥀 БҮГЕН КИҢ ТАНЫЛУ АЛГАН ИҢ ТАЛАНТЛЫ РАЙОНДАШЛАРЫБЫЗНЫҢ БЕРСЕ — НАИЛ АБЫЙНЫ СОҢГЫ ЮЛГА ОЗАТАЛАР…
-
20 май 2022 - 10:10Газетаның 19нче санында (20 май, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар31600
-
21 май 2022 - 21:41Туй алдыннан хыянәт итте Туй көне билгеләнгән иде инде. Зурдан кубып туйга әзерләнеп йөргәндә, яраткан кешемнең хыянәт итүен белдем. Бу хәл аяз көнне яшен суккандай булды.69101
-
21 май 2022 - 18:41Гармун моңы безне берләштерә Бүгеннән газетабыз битләрендә яңа «Милли моңнар» дип аталучы яңа проект чыга башлаячак һәм ул гармунчы, баянчы, тальянчы, хромкада уйнаучыларга, әлеге уен коралларын төзекләндерүчеләргә, инде исемнәре тарихка гына кереп калган райондашларыбызга багышланачак. Шулай ук төрле конкурс һәм бәйгеләргә дә бай булачак.47901
-
22 май 2022 - 18:41Иске сабын кисәкләрен ташламагыз! Дуслар, иске сабын кисәкләрен ташларга ашыкмагыз. Ни өчен икәнен түбәндәге язманы укыгач белерсез.40301
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика