Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Норма хоккейны ярата

Чынлап торып районыбызның хоккей үзәгенә әйләнеп бара бу Норма. Хәер, хоккей уеннарын үз иткән иганәчеләребезнең дә байтагы шушы авылдан шул. Әле менә ике атна рәттән бу авылның хоккей тартмасыннан «утлар» чыкты.

Беренче атнада Тимирязев исемендәге хуҗалыкта эшләүче Радик Шәрипҗанов һәм бөтен гомерен шушы авылда балаларга физик тәрбия биргән мөхтәрәм мөгаллимебез Фәрит ага Кәлимуллиннар призына ярышлар гөрләп узды. Беренче көнне ярышлар Норма һәм Бөрбаш зоналарында узса, икенче көнне шушы зоналардан чыккан икешәр команда үз араларында иң көчлеләрне ачыклады. Алар - җирле «Химик» командасы, Бөрбаш, Пүскән авыллары командалары. Ярышларның иң яхшы уенчылары булып Руслан Ризванов (Норма), Рөстәм Әкбиров (Пүскән) танылдылар. Шунысы куанычлы, Радик әфәнде бу көнне хоккей тартмасына өр-яңа капкалар куйды. Икенче атнада исә зурлар Илшат Шакиров оештырган «Интерпласт» җәмгыяте призына үткән ярышларда көч сынашты. Ярышларның беренче көне командалар саны күп булганлыктан Карадуган, Бөрбаш, Норма авыллары бозында узды. Икенче көнне исә Норма бозында финалга чыккан дүрт команда уйнап, бозлар юкарып бетә язды. Бу уеннарда «Балтач сөт-май комбинаты» командасына тиңнәр булмады. Икенче урынга «Балтачагрохимсервис» командасы, өченчегә «Сосна» җәмгыяте уенчылары лаек булды. Җирле уенчылар дүртенче урын белән канәгатьләнделәр. Моннан тыш, изге җанлы җитәкче Норма мәктәбенә хоккей майкалары, су насосы, үлчәү бүләк итте. Иң яхшы уенчылар булып исә Рәдис Йосыпов, Радик Мансуров, Риназ Вәлиев танылдылар. 1 - 2нче февраль көннәрендә исә Илшат Шакиров, Тәлгать Газизовлар 1995-1996нчы елгы яшьләрне үз призларына ярышларга чакырып калалар.

Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250