Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Норма мәктәбендә Васыйл алып варислары көч сынаша

1949 елныӊ 12 гыйнварында урман арасында урнашкан, кечкенә Нормабаш авылында туган баланы, әтисе көрәшче Габделхәй һәм якыннары киләчәктә Россия һәм Татарстан күләмендә татарча көрәш буенча чемпион, бик күпләрнеӊ остазы булыр дип уйламаганнардыр.

Бөрбаш авылында урта мәктәпне тәмамлаганда да, бу мәктәпнеӊ һәм Бөрбаш авылыныӊ Россия күләмендәге даны нәкъ шушы чандыр, үҗәт, барлык өлкәләрдә дә үзен күрсәтергә өлгергән егет белән данланыр, дип берәү дә күз алламагандыр. Ә тормыш үзенеӊ кульязмасын нәкъ шулай язган да.
1970, 1974 елларда Россия Федерациясе чемпионы, 1975 елда Татарстан беренчелегендә олы җиӊү, М.Җәлил исемендәге олы дәрәҗәле турнирны 3 тапкыр оту, хисапсыз санда район һәм төрле авыл сабан туйлары батыры булу, 14 Россия Федерациясе спорт мастеры әзерләү, урта мәктәп һәм балалар һәм яшьүсмерләр спорт мәктәпен җитәкләү - болар барысы да Россия Федерациясенеӊ атказанган спорт мастеры, Татарстан Республикасыныӊ атказанган мәктәп укытучысы Васыйл Гарифуллин исеме белән бәйле. Кыска булган гомер эченә күпме вакыйга һәм кичерешләр сыйган!
Буген алдагы елларда Васыйл Гарифуллин җитәкләгән Норма урта мәктәбендә зур бәйге. Оста көрәшче һәм олы остазны искә алып, Балтач һәм күрше район яшь рәшчеләре зур бәйгедә катнашалар.
Ярышларныӊ барышы һәм җиӊүчеләр белән сайтыбыз битләрендә соӊрак таныштырырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250