Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Нормадан Шәрипҗановлар гаиләсе "Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе" бәйгесендә уңышлы чыгыш ясый

Шушы көннәрдә Мамадышта узучы "Авыл яшьләре" һөнәри осталык һәм спорт уеннары ярышларында Балтачлылар да актив катнаша. Әлеге ярыш кысаларында Норма авылыннан Рүзилә-Радик Шәрипҗановлар уллары Ильяс белән "Әти, әни һәм мин - спорт гаиләсе" бәйгесендә катнашып, уңышлы чыгышлар ясап, әлегә Сабалылардан азга гына калышып икенче урынны яулап баралар. "1нче июльдән бирле...

Шушы көннәрдә Мамадышта узучы "Авыл яшьләре" һөнәри осталык һәм спорт уеннары ярышларында Балтачлылар да актив катнаша.
Әлеге ярыш кысаларында Норма авылыннан Рүзилә-Радик Шәрипҗановлар уллары Ильяс белән "Әти, әни һәм мин - спорт гаиләсе" бәйгесендә катнашып, уңышлы чыгышлар ясап, әлегә Сабалылардан азга гына калышып икенче урынны яулап баралар. "1нче июльдән бирле көн саен Балтач, Мамадыш арасын "таптыйбыз". Шашка, өстәл теннисы кебек ярышларда яхшы гына очколар туплый алдык. Иртәгә соңгы бәйге - хәл иткеч көн. Сынатмаска иде инде", диде гаилә башлыгы Радик әфәнде, ярышлардан алган тәэсирләре белән уртаклашып.

Шулай ук "Авыл яшьләре" уеннарының программасы бик бай - биредә механизатор белән савымчылар өчен тракторда йөрү һәм сыер саву аппараты белән эш итү осталыгыннан тыш, волейбол, мини футбол, кул көрәше, өстәл теннисы, гаиләләр ярышы, туристик ярыш, шашка, шахмат, бадминтон, аркан тартыш, билбаулы көрәш һәм татарча көрәш бар, дип кыскача гына программа белән дә таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250