Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Нурзада Сәмигуллин: «Без Тукай көннәрен уздырдык инде....»

Апрель аен без гадәттә, Тукай айлыгы дип күз алдына китерергә күнеккән инде. Мәктәпләребездә, республикабызда нинди генә чаралар узмый бу чорда. Ул яктан, без дә тик ятмыйбыз. "Менә" дигән итеп Субашта Тукай исемендәге җәмгыять призына татарча көрәш ярышлары уздырабыз. Бу ярышларның инде күп еллык тарихы бар.

Тарих димәктән, ярышларга барыр алдыннан шушы хуҗалыкны җитәкләгән рәисләрне барлап чыктым. Шактый булып чыкты, алар. Ләкин берсе дә Нурулла Сәгъдивич белән башлап җибәргән ярышларны бетерергә җөрьәт итмәгән. Традициягә тугры калып, бүгенге көнгәчә ярышларыбыз үз югарылыгында узып бара. Инде хуҗалык белән җитәкчелек итәргә алынган яшь рәис Рамил Наил улы белән дә бик тиз уртак тел таптык, ярышларыбыз инде аның иганәчелегендә өченче мәртәбә уза.
Быел федерациянең күкрәк билгесен дә тактык үзенә. "Бу билгебезгә болай кыска гына вакытта лаек булган беренче җитәкчебез әле син. Белеп тор, без аны сиңа "аванс" белән бирдек. Кая гына барып җитәкчелек эшенә алынсаң да безнең татарча көрәшне үстерүгә беренче чиратта алынырсың дип ышанып калабыз",- диде аңа, район көрәш федерациясе рәисе Фәрит Габделбәр улы.
Бәйгегә шушы хуҗалыкны озак еллар җитәкләп лаеклы ялга киткән Нурулла Сәгъдиевны да чакырган идек. Шушы ярышларны сүндермичә үз югарылыгында уздыруга зур хезмәтен куйган өчен аңа олы рәхмәтебезне җиткердек. Зурлап федерациянең Рәхмәт хатын тапшырдык. Район спорт оешмасы җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин Дамир Гөбәйдуллинга чираттагы бүләген - "Физик тәрбияне, спортны үстерүдәге казанышлары өчен" билгесен һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатын тапшырды.
Менә икенче ел инде үзем иң кечкенә үлчәү авырлыгында көрәшеп призлы урынны алган малайларыбызны бүләкләү өчен медальләр алып киләм. Быел да алып килдем. "Юл буе минем малайлар, Нурзада абый медальләрне быел кемгә бирер икән. Безгә эләкмәс микән, дип сөйләнеп килделәр," - диде миңа бер сөйләшүебездә чепьялыларның тренеры атказанган спорт остасы Ринат Хәйретдинов. Менә шулай медаль өчен малайларыбызның "үлеп" торулары. билгеле, бик күңелле хәл.
Медальләр бу юлы 40 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында җиңүчеләргә эләкте, 36 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында өч кенә көрәшче иде. Кызганыч, Чепья малайлары гына юк иде бу үлчәү авырлыгында. Елның-елында бүләк тотып килә, Субаш авыл җирлеге башлыгы Радафил Рәхимҗанов. Килеп кенә калмый, ярышларны көне буе тамаша да кыла ул. Бүгенге көндә лицейда белем алучы Арбордан Динар Гафиуллин лаек булды аның бүләгенә. Ә иң куандырганы безне, ярышларның травмасыз узуы булды. Менә шулай билгеләп узабыз без көрәшчеләребез белән Тукай көннәрен.
Инде аерым үлчәү аврлыгында чемпион калган егетләребезне атап узабыз. Руфин Афанасьев /Чепья/, Айзат Гәрәев /Балтач/, Илназ Мифтахов /Чепья/, Рөстәм Сираҗиев /Чепья/, Раиф Гыйматдинов /Норма/, Самат Мөҗипов /Норма/, Илнар Саттаров /Куныр/, Илдан Әхмәтханов /Яңгул/, Илназ Миңмуллин /Чепья/, Данил Нәбиев /Яңгул/, Дилүс Сабиров /Салавыч/.
Команда беренчелегендә призлы урыннарны Яңгул, Чепья, Норма мәктәпләре көрәшчеләре бүлеште.
Инде, киләсе ярышларыбыз турында. 11 апрельдә 1999 елгы һәм аннан яшьрәк балалар белән Нормада атказанган тренер Васыйл Гарифуллин истәлегенә узачак ярышларыбызда очрашачакбыз. 25 апрельдә шушы ук егетләребез Яңгулда танылган көрәшчебез булган Габделфәрт Рәфыйков истәлегенә ярышларда бил алышачаклар.
Безнең бу ярышларыбыз 18 апрельгә планлаштырылган иде. Бу көннәргә егетләребез Актанышка беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев призына узачак "диварга-дивар" формасында узачак ярышларга чакыру алдылар. Уңышлар телик, үзләренә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250