Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Нурзада Сәмигуллин: Волейбол уен гына түгел

Елның-елында "Сельхозтехника" акционерлык җәмгыяте ноябрь бәйрәмнәрендә волейбол спортын үз итүчеләрне ярышка җыя. Быелгы ярышларга да 12 ир-егетләр , гүзәл затларыбыздан торган 4 команда килгән иде.

Ярышларны, гадәттәгечә, котлау сүзләре белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, район спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин, район волейбол федерациясе рәисе Рафаэль Габдрахманов ачып җибәрде. Уеннар "Балтач" универсаль спортзалының 2 мәйданчыгында гөрләде.
Җиңүчеләр кичкә генә билгеле булды. Ир-егетләр арасында янә "Якты юл" җәмгыяте уенчылары көчле булып чыкты. Шулай инде ул. Осталык кечкенәдән тәрбияләнә кунырлыларда. Мәктәп укучыларына да тиңнәр юк районда. Икенче урынга ярышны оештыручылар үзләре лаек булса, өченче урынга "Активист" җәмгыяте уенчылары лаек булды. Күршеләр белән гел үзара ярышып тору доргалылар өчен дә файдага гына, күрәсең.
Гүзәл затларыбыз да уеннарда кимен куймадылар. Уеннар бик кискен барды. Җиңүче булып Балтач шәһәр җирлеге командасы танылды. Икенче урынга тагын "Якты юл" кызлары чыкты. Өченче урынга исә "Игенче" кооперативы уенчылары лаек булды.

Бәйрәмне оештыручылар иң оста уенчыларны да бүләксез калдырмады, бу көнне. Балтачтан Зәйтүнә Долотказина һәм Кунырдан Фәнзил Хәйретдинов оста уенчылар булып танылды.

Ярышларның шаһитлары бу көнне рәхәтләнеп ял итте. Пылау, шашлык көне буе пеште, табаларда коймак чыжлап торды, самавырдан кайнар чәй өзелмәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250