Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Ныклап чаңгыга бастык (фото)

Ниһаять, чаңгы спортына да йөз белән борыла башладык ахыры. Бу атнада "Сабантуй" паркында төнге чаңгы ярышлары узды. Беренче коймак төерле була диләр. Безнеке төерсез булды.

Беренче ярышларга катнашу өчен 70 кә якын чаңгычы чыккан иде. Мәйдан аларның җанатарлары белән гөрләп торды. Ходай матур кышкы кичен дә бирде. Ярышлардан соң да бихисап кеше калып шууын дәвам итте. Район спорт оешмасы үзләренә кечкенә генә бүләкләр дә ясаган иде.
Ә инде тарихка беренче булып кереп калучы ярышларның җиңүчеләре булып Чепьядан Алина Иванова белән Роман Никитин танылды. Икенче урынга Балтачтан Зәйнәп Нигьмәтҗанова, Лызидан Юрий Степанов, өченче урынга Балтачтан Марина Григорьева һәм Рәйхан Нигьмәтҗанов чыктылар.

Аннан укучылар арасында бер-бер артлы ике ярыш булып узды. Беренчесе, район спорт мәктәбе призына спринт ярышлары. Көн бик салкын булуга да карамастан, ярышлар бик оешкан төстә узды.
1998-1999 елгылар арасында 1-3 урыннарга Кече Лызидан Карина Бедикян һәм Радион Кушаев, Балтачтан Зилә Каюмова һәм Лызидан Андрей Спиридонов, Лызидан Светлана Фомина һәм гимназиядән Наил Мәхәммәтҗанов лаек булдылар.
2000-2001 елгылар арасында бу бәхет Анастасия Исаева /Лызи/ һәм Рәсүл Мәхәммәтшинга, Ләйлә Каюмова /Балтач/ һәм Рәнис Таҗетдинов /Сосна/, Инзилә Рәхимова /Сосна/ һәм Рүзәл Сафиннарга /Балтач/ елмайды.
2002-2003 елгылардан Ульяна Кумаева /Чепья/ һәм Рәйхан Газыймов /гимназия/, Зәйнәп Нигьмәтҗанова һәм Илдар Галиев, Марина Григорьева һәм Аяз Исрафилов /барысы да гимназиядән/ иң җитезләре булды.
2004-2005 елгылар арасында Талия Галиева һәм Әмир Сөнгатуллин /икесе дә гимназиядән/, Гөлшан Сөләйманова /Балтач/ һәм Рамил Хөснетдинов /гимназия/, Азалия Фәизова һәм Рамил Шәйхетдинов /гимназиялеләр/,
2006 елда һәм аннан соңгы елларда туучылар арасында Әдилә Нуриева /Сосна/ һәм Данияр Хафизов /гимназия/, Эльза Кумаева /Чепья/ һәм Руслан Андреев /гимназия/, Айзилә Шәйхетдинова /Сосна/ һәм Илназ Кәбиров /Балтач/ призлы урыннарны яуладылар.
Икенчесе, "Сосна" җәмгыяте призына чаңгы узышлары. Спортка уңай карашлы тагын бер җитәкчебез барлыкка килде, ул Фирдәвес Габдуллович. Көне буе үзе дә ярышларны тамаша кылып, бүләкләрне тапшырып китте. Бик сөенделәр яшь чаңгычыларыбыз. Бу ярышларның чемпионнары булып Светлана Фомина /Лызи/, Александр Никитин /Чепья/, Рәсүл Мөхәммәтшин /Норма/, Зәйнәп Нигьмәтҗанова, Рәйхан Газыймов, Талия Галиева, Әмир Сөнгатуллин, Данияр Хафизов /гимназия/, Әдилә Нуриева /Сосна/ танылдылар. Икенче урынны Дилә Каюмова, Элина Сәгыйтова, Илназ Кәбиров /Балтач/, Андрей Степанов /Лызи/, Адел Мостафин, Илдар Галиев, Гүзәл Дәүләтшина, Рамил Шәйхетдинов /гимназия/, Ульяна Кумаева /Чепья/, Илзия Сәйфетдинова /Сосна/, өченче урынны Эльза Кумаева /Чепья/, Руслан Андреев, Азалия Фәизова, Рамил Хөснетдинов, Марина Григорьева, Аяз Исрафилов, Эмиль Сәмигуллин, Наил Мөхәммәтҗанов /гимназия/, Инзилә Рәхимова /Сосна/ яуладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250