Нәзер үтәлде
«Беренче пенсия акчамны алуга, балалар арасында кул көрәше буенча үз призыма район ярышлары оештыра башлармын дип үз-үземә нәзер итеп әйткән идем», - дигән иде бервакыт Россия һәм дөньякүләм ярышларда чемпионнар, призерлар әзерләгән тренерыбыз Фагыйл Гайнетдинов.
Ниһаять, аның хыялы чынга ашты. Бүген туган авылы Субашта 14-15 яшьлекләр арасында зур итеп ярыш оештырды. Мәктәп спортзалында иң көчле беләклеләр - 100дән артык спортчы көне буе көч сынашты һәм үз араларында иң-иңнәрне ачыкладылар. Малайлар арасында турнирның чемпионнары булып, Артем Иванов (Чепья - 45 кг.), Нияз Гыйльметдинов (Куныр - 50 кг.), Динар Фатыйхов (Салавыч - 55 кг.), Айдар Сафин (Балтач - 60 кг.), Илгизәр Мөхәрләмов (Салавыч - 65 кг.), Алмаз Дәүләтшин (Балтач - 70 кг.), Рәдис Сәмигуллин (Нөнәгәр - югары үлчәүдә) танылдылар. Ә кызлар арасында чемпионлыкны Әдилә Хафизова (Куныр - 40 кг.), Лилия Галәлетдинова (Нөнәгәр - 45 кг.), Илүзә Гыйльманова (Субаш - 50 кг.), Рамилә Зиннәтуллина (Арбор - 55 кг.), Гүзәл Шакирова (Пыжмара - 60 кг.), Айсылу Фәйзрахманова (Балтач - 70 кг.), Ләйсән Нурисламова (Алан - югары үлчәүдә) яуладылар. Билгеле, командалар беренчелегендә җирле спортчыларга тиңнәр булмады. Икенче урынга - кунырлылар, өченчегә балтачлылар чыкты. Бүгенге көндә кул көрәше буенча районның баш тренеры Бразилиядә узачак дөнья чемпионатына әзерлек мәшәкатьләре белән янып йөри. Сосна Пүчинкәсеннән инвалид спортчылар арасында Европа чемпионы Фаварис Вәлиев белән алар көн дә шөгыльләнүләрен дәвам итәләр. Уңышлар гына насыйп булсын аларга!
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 май 2022 - 10:48АО «Транснефть - Прикамье» провело технический семинар молодых специалистов в Татарстане Ежегодный технический семинар молодых специалистов прошел на базе Альметьевского РНУ. В нем приняли участие 30 молодых специалистов из пяти филиалов и аппарата управления АО «Транснефть - Прикамье».4100
-
25 май 2022 - 10:46Авыр хәлдә калганнарга ярдәм кулы сузыйк! Татарстан Республикасыныӊ Ижтимагый палатасы ярдәме белән Казан шәһәрендә "Приют человека" дип исемләнгән тернәкләндерү үзәге эшли. Монда авыр хәлдә калган кешеләргә ризык, кием тәкъдим ителә һәм төн куну урыннары оештырылган.5000
-
25 май 2022 - 09:21"Минем кызларым... һәм аларның Әтиләре!" (+фото) Түнтәр мәктәбендә узган "Соңгы кыңгырау" бәйрәмендә беренче мәртәбә әтиләр белән вальс биегәннәр.12701
-
5 март 2022 - 14:33Салавыч укучылары шахматчыларны җырлап-биеп сәламли
-
3 март 2022 - 13:32💔🥀 БҮГЕН КИҢ ТАНЫЛУ АЛГАН ИҢ ТАЛАНТЛЫ РАЙОНДАШЛАРЫБЫЗНЫҢ БЕРСЕ — НАИЛ АБЫЙНЫ СОҢГЫ ЮЛГА ОЗАТАЛАР…
-
20 май 2022 - 10:10Газетаның 19нче санында (20 май, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар39800
-
24 май 2022 - 13:21Балтач мәктәбендә узган "Соңгы кыңгырау" бәйрәменнән фоторепортаж Балтач урта мәктәбендә соңгы кыңгырау гадәттәгечә һәр чара кебек искиткеч матур һәм оешкан төстә үтте.49202
-
24 май 2022 - 16:11Балтач гимназиясендә дә бүген "Соңгы кыңгырау" чыңлады (+фото) Балтач гимназиясе. Соңгы кыңгырау. Бәхет ачкычлары. Гитарага җыр һәм ике мәртәбә вальс.41801
-
23 май 2022 - 21:21«Халык күбрәк ике төс кергән тәрәзә йөзлекләрен ярата» , ди райондашыбыз Ранил Кариле авылында яшәүче Ранил Гарифуллин тәрәзә йөзлекләре, почта әрҗәсе, капка бизәкләре ясый. Бу эшкә ул студент вакытында акча эшләү теләге белән генә тотынган булган.40401
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика