Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Онлайн шахмат ярышлары

Менә инде ничә еллардан бирле Илнур Шакиров Балтач гимназиясендә үзенең шəхси призларына шахмат ярышлары үткəреп килә.

Районыбызда шахмат уенын популяшлаштыру максатында бик күп чаралар үткәрелә. Әлеге уенны үз иткән райондашларыбызның елдан-ел артуы да куанычлы күренеш. Инде ничә еллар Кариле авылында яшәүче Илнур Шакиров яшь шахматчыларны саллы бүләкләр белән куандыра.

15 май көнне ул үз призына кабат шахмат ярышлары үткәрә. Әмма быелгы ярышлар үзгә шартларда үтәчәк. Бәйге онлайн режимда lichess.org платформасында 18.30-20.00 сәгатьләрдә үтә. Ярышларда 2008 елгы аннан яшьрәк малайлар һәм кызлар катнаша алачак.

Турнирда катнашу өчен алдан ук lichess.org сайтында теркәлү кирәк. Шулай ук 89871758734 номерына үзең турында мәгълүмат (ФИО, туган көнең, аең елың, сайттагы логин) җибәрү сорала.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шахмат