Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Орда бәйрәм 3 көн буе дәвам иткән

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 3 көн ялда Ор авылы халкы рәхәтләнеп бәйрәм итте.

21 февраль көнне быел ясалган катокта спорт бәйрәме оештырылды. Командалар җыелганчы Балалар бакчасы балалары боз өстендә концерт куйдылар. Берсеннән-берсе күңелле ярышларда кеченнән алып олысына кадәр үзара көч сынаштылар."Бәйрәм" кафесы халыкны шашлык,камыр ризыклары белән сыйлады. Бәйрәм хатын-кызлар хоккее белән тәмамланды. Халык бик канәгать булып таралышты.

22 февраль көнне кичке 6 да клубта теннис ярышлары оештырылды. 18 ир - егет үз осталыкларын күрсәттеләр. Үзара ярышырга хәтта Кенә, Кенәбаш авылыннан да егетләр килгән иде.

23 февраль көнне иртәдән боз өсте шау итеп торды, чөнки бу көнне хоккей ярышлары үткәрелде. Уеннарда 6 команда ярышты. Бу командалар өчен җан атарга хәтта әбиләр дә килгән иде. Бу бәйрәм чараларын оештырган өчен авыл халкы клуб мөдире Айрат Гайнуллинга бик рәхмәтле. Менә шулай күңелле итеп бәйрәм итте Ор авылы халкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250