Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Остазны онытмыйбыз

Физик тәрбия өлкәсендә хезмәт юлын Салавыч авылында гади физкультура укытучысы булып башлап, районыбызның «спорт министры» дәрәҗәсендә 25 ел эшләү дәверендә Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре Ренат Хәсәнша улы Борһанов узенең якты эзен калдырып, кызганыч, арабыздан китеп барды.

Физик тәрбия өлкәсендә хезмәт юлын Салавыч авылында гади физкультура укытучысы булып башлап, районыбызның «спорт министры» дәрәҗәсендә 25 ел эшләү дәверендә Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре Ренат Хәсәнша улы Борһанов узенең якты эзен калдырып, кызганыч, арабыздан китеп барды.

Мин аны үземнең остазым буларак хөрмәт итсәм, спорт сөючеләребез аны чын күңелдән үз эшенә бирелгән җитәкче буларак зурладылар. Үзенең эш дәверендә ул әле беркемгә дә таныш булмаган армрестлинг-кул көрәшен чын дәрәҗәсендә үз югарылыгына күтәреп, спортчыларыбызны дөнья аренасына чыгарып калдырды, Әлфия Зыятдиновадан дөнья чемпионы ясады, Айрат Зыятдиновны Россиянең спорт мастеры дәрәҗәсенә күтәрә алды. Саный китсәң, бихисап инде андыйлар.

Шуңа да без аның исемен мәңгеләштерү максатыннан, яшьләр арасында район ярышы оештыра башладык. Тора-бара безнең бу ярышларыбыз республикакүләм турнир статусын алды. Быелгы ярышларыбызга да моңарчы күрелмәгән 204 спортчы җыйналуы аның дәрәҗәсен бермә-бер күтәреп җибәрде. Рәхмәт, бүгенге көндә аның эшен бертуган Ранил һәм Рамил Сафиуллиннар үз югарылыгында дәвам итәләр. Бу уңайдан Фагыйль Гайнетдиновның олы хезмәтен билгеләп үтәсе килә.

Быелгы ярышларыбызның баш хөкемдары Ранил Дамир улы белән гапләшәбез, «тырыштык, ярышыбыз быелдан республикабызның календарь планына кертелде. Бугенге ярышыбызда инде очраклы кешеләр юк безнең. Барысы да төрле ярышларда көч сынашып, зур чыныгу алган спортчылар. Ярышларны оештыручыларга, төп иганәчебез „Сорнай“ җәмгыятенә олы рәхмәт хисләремне юллыйм», ди Ранил.

Нурзада Сәмигуллин 

Балтач бистәсе

Җиңүчеләр: 2011-2012 елгы егетләр арасында, 40 килограмм үлчәү авырлыгында:
1 — Богдан Павлов (Кукмара шәһәре), 2 — Александр Вахламов (Чистай шәһәре), 3 — Илья Трушников (Чистай шәһәре).
45 килограмм үлчәү авырлыгында: 1 — Азамат Закиров (Теләче районы), 2 — Зөфәр Галиев (Балтач районы), 3 — Артур Сөнгатуллин (Чистай шәһәре).

50 килограмм үлчәү авырлыгында: 1 — Камил Зәйнуллин (Балтач районы), 2 — Архип Пазников (Чистай шәһәре), 3 — Рәиф Вәлиуллин (Балтач районы).

55 килограмм үлчәү авырлыгында: 1 — Каюм Спиридонов (Чистай шәһәре), 2 — Рәис Биктимеров (Теләче районы).

55 килограммнан югары үлчәү авырлыгында: 1 — Денис Гришин (Чистай шәһәре), 2 — Самир Низамов ( Кукмара шәһәре), 3 — Әмирхан Мусин (Кукмара шәһәре).

2011-2012 елгы кызлар арасында, 30 килограмм үлчәү авырлыгында: 1 — Согдиана Хуҗина (Балтач районы), 2 — Карина Дугаева (Кукмара шәһәре), 3 — Илзия Гафиуллина (Балтач районы).

35 килограмм үлчәү авырлыгында: 1 — Ясминә Камалова (Чистай шәһәре), 2 — Ясмина Григорьева (Балтач районы), 3 — Сафия Хаялеева (Балтач районы).

40 килограмм үлчәү авырлыгында: 1 —Камилла Парманова (Балтач районы), 2 — Зөһрә Фәйзрахманова ( Балтач районы), 3 — Азалия Әскарова (Балтач районы).

45 килограмм үлчәү авырлыгында: 1— Сөмбел Хуҗина (Кукмара шәһәре), 2 — Виктория Зубарева (Балтач районы); 3 — Зәринә Вәлиуллина (Балтач районы).

55 килограмм үлчәү авырлыгында: 1 — Сиринә Ризванова (Кукмара шәһәре), 2 — Полина Дмитриева (Чистай шәһәре).

55 килограммнан югары үлчәү авырлыгында: 1 — Зәмирә Мөхәммәтгалиева (Балтач районы), 2 — Әдилә Галимҗанова (Балтач районы), 3 — Дарья Антонова (Балтач районы).

2010-2009 елгы малайлар арасында, 45 килограмм үлчәү авырлыгында: 1 — Сократ Волков (Чистай шәһәре), 2 — Роберт Шакиров (Чаллы шәһәре), 3 — Виктор Дунаев (Чистай шәһәре).

50 килограмм үлчәү авырлыгында: 1 — Инсаф Нуриев (Арча шәһәре), 2 — Григорий Власов (Чистай шәһәре), 3 — Әмир Мифтахов (Кукмара шәһәре).

55 килограмм үлчәү авырлыгында: 1 — Илдан Гыйниятуллин (Теләче районы), 2— Булат Хөснетдинов (Чистай шәһәре), 3 — Антон Тургузев (Балтач районы).

60 килограмм үлчәү авырлыгында: 1 — Тимерлан Мөхәммәтҗанов (Чистай шәһәре), 2 — Георгий Бердников (Чистай шәһәре), 3 — Григорий Марфин (Чистай шәһәре).

60 килограммнан югары үлчәү авырлыгында: 1 — Райнур Миргалимов (Чаллы шәһәре), 2 — Илсаф Йосыпов (Арча шәһәре), 3 — Богдан Малых (Арча шәһәре).

2010-2009 елгы кызлар арасында, 40 килограмм үлчәү авырлыгында: 1 — Зөләйха Хәйдәрҗанова (Балтач районы), 2 — Камилә Мөхәммәтшина (Арча шәһәре), 3 — Камилә Закирова (Балтач районы).

45 килограмм үлчәү авырлыгында: 1 — Аделина Габдрахманова (Кукмара шәһәре), 2 — Айгизә Зарипова (Кукмара шәһәре), 3 — Иделия Әүхәдиева (Балтач районы).

50 килограмм үлчәү авырлыгында: 1 — Ләйлә Гыйльметдинова (Кукмара шәһәре), 2 — Анастасия Ямилова (Чистай шәһәре), 3 — Анна Прокопьева (Балтач районы).

55 килограмм үлчәү авырлыгында: 1 — Риана Латыйпова (Чаллы шәһәре), 2 — Зәмирә Низамова (Балтач районы), 3 — Йолдыз Гафурҗанова (Балтач районы).

60 килограмм үлчәү авырлыгында: 1 — Полина Сарыкова (Чистай шәһәре), 2 — Азалия Нурмөхәммәтова (Балтач районы), 3 — Милена Мөхәммәтҗанова (Балтач районы).

70 килограмм үлчәү авырлыгында: 1 — Талия Шәймуллина (Арча шәһәре), 2 — Азалия Хәбибуллина (Балтач районы), 3 — Виктория Польская (Чистай шәһәре).

70 килограммнан югары үлчәү авырлыгында: 1 — Дилбәр Сәгыйтҗанова (Балтач районы), 2 — Сөмбел Яруллина (Кукмара шәһәре), 3 — Валерия Тупарева (Чистай шәһәре).

Җиңүчеләрне ихластан котлыйбыз!

Фото: Р.Сафиуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт