Популярлашабыз
Декабрь азагында булып узган бокс ярышы әлеге спорт төренең көннән-көн популярлашуына тагын бер кат дәлил булды.
«Мехчы» фабрикасының 80 еллык юбилее уңаеннан үткәрелгән бокс ярышында 6 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге 115 бала катнашты. Ярышлар үтә дә җанлылык, оешканлык белән үтте. Бокс секциясенә йөреп чыныгу алган яшь спортчыларга көчләрен сынар өчен менә дигән мөмкинлек булды бу. Ун үлчәү авырлыгында үткән ярышларны тренер Фаил Фәсыйхов хөкем итте. «Җиңүдәге ихтыяр көче өчен» номинациясендә Булат Әхмәдуллинга тиңнәр булмады. «Иң яхшы техника» күрсәтүче булып Рамазан Хаҗиев танылды. «Иң яшь катнашучы» Адель Мөхәммәтгалиевка исә нибары алты яшь кенә. Үзе кечкенә, эче төш кенә дияргә кала яшь боксчыга карап.
Ярышлар район күләмендә үткәрелсә дә, призлы урыннарга чыгучылар арасында күрше Арча районының Хәсәншәех авылыннан да егетләр бар иде. Баксаң, әлеге егетләр ел дәвамында «Балтач» спорт сараенда бокс секциясендә шөгыльләнәләр икән. Димәк, үзебезнекеләр. Менә бит шөгыльләнер өчен ничә чакрым юл үтәләр. Ә бистәбез яшьләре янәшәдәге спорт сараена да килергә иренә.
Тренер Фаил Фәсыйхов та яшьләрнең спортка тартылмавына борчыла. - Һәр атнаның дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә эшләүче бокс секциясенә һәркем рәхим итә ала. Балалар биредә бокс классикасына гына өйрәнеп калмый, үзендә ихтыяр көче дә тәрбияли. Ә монысы тормыш өчен иң кирәклесе, - ди ул.
Чыннан да, спорт мәктәбе аша узган һәркемгә тормышта үз юлын табу күпкә җиңел. Бигрәк тә, Рашит Тимербаев, Фаил Фәсыйхов һәм Рамил Нургалиев кебек тренерлар җитәкчелек иткән секциядә шөгыльләнсәң...
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
6 март 2021 - 09:41Арган шудэ – мылкыдэз шулдыртэ! Кемалась дырысен арган адямилэн воштонтэм эшез луэм. Каньыл улонын но, ожлудын но адями соин люкиськымтэ.5100
-
6 март 2021 - 08:11«Күңеле белән ул әле дә колхоз тормышы белән яши» Озак еллар «ВЛКСМның 50 еллыгы» хуҗалыгын җитәкләгән Наил Салих улы Салиховка – 90 яшь.11301
-
5 март 2021 - 22:11Безне ишетегез: авылны этләр басты Авылны этләр басты дигән шалтыратуларны һәрдаим кабул итәбез.14701
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
5 март 2021 - 13:05Газетаның 8нче санында (5 март, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар9100
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.121301
-
4 март 2021 - 16:11Тимер чүмеч белән кыйнаган... Ул балаларны каеш, такта, тимер чиләк һәм чүмеч белән кыйнаган.44300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика