Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Пыжмара авылында кул көрәше ярышлары гөрләп узды...

Пыжмарада узган ярышларның моңа кадәр быелгы кебек үк рәсми булганы юк иде әле. Шуңа әйтүем, ярышлар ачылган вакытта, сәхнәдә авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Рәкыйп Нәҗиповны, Пыжмара җирлеге рәисе Рафил Җәләевны, мәктәп директоры Тәбрик Рәхмәтуллинны күрү безнең өчен генә түгел, балалар өчен дә зур шатлык булды.

Авыл мәдәният йорты зур алкышларга күмелде. "Шушының кадәр спортчы алдында басып тору минем өчен дә зур шатлык. Моңа ярышларның шушы вакытка калуы да сәбәпче булгандыр инде. Авыл җирендә яшәгәч, күмәк хуҗалыктагы мәшәкатьләрне барыгыз да күреп торасыз. Ел саен бер сәбәп чыгып тора иде. Бүген сезнең ярышта катнаша алуым белән мин бик бәхетле, уңышлар сезгә", - дип тәмамлады ул чыгышын. Җирле үзидарә рәисенең дә әйтер сүзләре күп иде. Чыгышлардан соң Татарстан гимны яңгырады. Ярышлар матур гына башланып китте. Ә инде ярышларның җиңүчеләре булып 101 кул көрәштерүче арасында түбәндәге укучыларыбыз танылды.
1997-98 елгы укучыларыбыз арасында:
Әдилә Хафизова (Куныр-45 кг), Фирүзә Яппарова (Чепья50 кг), Рүзәл Фәхретдинов (Бөрбаш-50 кг), Фирая Рамазанова (Нөнәгәр-55 кг), Ирек Төхвәтуллин (Салавыч-55 кг), Алсу Фазылянова (Нөнәгәр-60 кг), Фәнзил Гыйльфанов (Нөнәгәр-60 кг), Динар Фатыйхов (Салавыч-65 кг), Рәсим Хисамиев (Салавыч-70 кг), Илгизәр Мөхәрләмов (Салавыч-80 кг), Рәдис Сәмигуллин (Нөнәгәр - авыр үлчәүдә).
1999-2001 елгылар арасында:
Алисә Хөснетдинова (Субаш-45 кг), Рамазан Нәкыйпов (Яңгул-45 кг), Зилә Шәйхетдинова (Куныр-50 кг), Нияз Нуретдинов (Бөрбаш-50 кг), Руфия Газыймҗанова (Яңгул-55 кг), Раниф Мөбәрәкшин (Салавыч- 55 кг), Илсинә Дәминова (Нөнәгәр- 60 кг), Игорь Марков (Чепья- 60 кг), Фәннур Әгълиуллин (Нөнәгәр- 65 кг), Ралия Хисаметдинова (Бөрбаш- 70 кг), Марат Әхмәтҗанов (Салавыч-70 кг), Зөһрә Николаева (Субаш-авыр үлчәү), Илназ Рәфыйков (Яңгул - авыр үлчәү).
Бүгенге көндә җиңүчеләребез Түбән Новгородта үтәчәк Идел буе округы беренчелегендә катнашу хыялы белән яналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250