Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Өр-яңа такталарда

«Балтачагрохимсервис» акционерлык җәмгыяте җитәкчелеге Балтач урта мәктәбенә саллы гына акчалата бүләкләрен алып килеп, Казаннан алып кайткан өр-яңа шахмат такталарын куеп, үз призларына 1996-2000, 2001нче һәм аннан соңгы елларда туган балалар арасында шахмат ярышлары оештырды.

Җәмгыять директоры, район шахмат федерациясе рәисе Наил Гыйләҗев, шушы оешманың баш хисапчысы Габдерәфыйк Фәйзрахманов инициативасы иде бу. Ярышка мәктәп укучылары, ясле-бакчада тәрбияләнүче балалар, аларның әти-әниләре, тренерлар, хөкемдарлар килгән иде. Районыбызның 12 мәктәбеннән 68 уенчы катнашты. «Менә бу ярыш» - дип, соклануын белдерде район федерациясенең элеккеге рәисе Равил Кәримов. 2001 һәм аннан соңгы елларда туганнар арасында район чемпионнары булып Айсаф Зәкиев (Балтач мәктәбе) һәм Ләйлә Камалиева (Норма) танылды. Икенче урыннарга гимназиядән Илсаф Шакиров, Балтачтан Гөлшан Сөләйманова, өченче урынга Тимерхан Әкберов (гимназия), Рамилә Шаһимәрдәнова (Балтач) лаек булды. 1996-2000нче елгылар арасында исә, пьедесталның иң югары баскычына Пыжмарадан Рамил Җәләев, Балтачтан Диләрә Әгълиуллина күтәрелде. Калган призлы урыннарны Самат Кәримуллин, Ләйсән Хәйруллина, Илназ Гыйльметдинов (өчесе дә Бөрбаштан), Алинә Шәрипова (Карадуган) бүлеште. Бу укучыларыбызга 700-500-300 сум акчалата бүләк тапшырылды. Дүртенче урынга чыккан уенчыларыбыз Айназ Хөснет-динова (Балтач), Илзирә Хәлимова (Норма), Альмир Гыйльметдинов (Балтач), Нормадан Ралина Хәмидуллина да 200әр сумга ия булдылар. Кызыксындыру бүләкләре исә, Балтачның 3нче номерлы ясле-бакчасыннан Мөхәммәт Кадыйров белән Балтач мәктәбеннән Алинә Хәнәфиевага тапшырылды. Әнә шундый зур-зур акчалата бүләкләр, икешәр диплом (җәмгыятьнең һәм Балтач балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең) белән өйләренә шатланышып таралышты балалар.

Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250