Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Рамазанга тиңнәр булмады

Илебез башкаласы Мәскәүдә 1998-2000 елларда туган, мөмкинлекләре чикле спортчылар арасында кул көрәше буенча Россия беренчелеге узды.

Татарстан данын яклаучылар арасында безнең район вәкилләре дә бар иде. Иң зур күрсәткечләргә Яңгул мәктәбендә белем алучы Рамазан Нәкыйпов /тренеры - танылган көрәшче Ранил Сафиуллин/ иреште. Ул ике кулда да 50 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында чемпион булып танылды. Ә инде районның баш тренеры Фагыйль Гайнетдинов кул астында шөгыльләнүче Нормадан Лилия Мөбәрәкҗанова 50 килограммнан югары үлчәүдә сул кул белән беренче булса, уң кул белән икенче, Килидән Гөлзия Гарифуллина исә 65 килограммнан югары үлчәүдә уң кул белән беренче, сул кул белән икенче урынны яулады. Менә бит нинди көчле беләклеләр яшәп ята районыбызда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250