Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Рамил абый арабызга кайтты...

Хезмәт юлын гади укытучыдан башлап, мәктәп директорыннан - район мәгариф бүлеге башлыгы дәрәҗәсенә җиткән һәм әлеге бүлекне районыбызда иң озак җитәкләгән Рамил Фәйзерахман улы Фазлиев янә арабызга кайтты.

Мәгьлүм сәбәпләр аркасында зур тарихы булган бу ярышлар узмый башлаган иде. Бүгенге көндә район мәгариф идарәсен җитәкләгән Алия Юнысовна белән утырып киңәшләшкәннән соң, аллага шөкер, безнең бу ярышларыбыз янәдән яңартылып җибәрелде.
Балтач мәктәптән тыш эшләр (элеккеге пионерлар йорты) призына узучы быелгы ярышлар Норма урта мәктәбе базасында узды.
Заманында, шахматны үзенең гомерлек юлдашы иткән Рамил абый пионерлар йортын җитәкләгәндә үз артыннан дистәләрчә мәктәп баласын ияртте. Пионерлар йортына ул исән чакта балаларның эзе суынып тормады.
Быелгы ярышларга районыбызның 7 мәктәбеннән 33 бала шахмат уйнарга килгән иде. Бу сан без планлаштырганнан күпкә аз булса да, ярышлар үз югарылыгында узып китте. Балалар рәхәтләнеп уйнады, әти-әниләр, әби-бабайлар аларның уенын читтән генә күзәтеп утырдылар.
Кызлар арасында җиңүчеләр булып Бөрбаштан Ләйсән Хәйруллина, Балтач мәктәбеннән Рамилә Шаһимәрданова, Гөлшан Сөләймановалар танылса, малайлар арасында бу урыннарны гимназиядән Данил Закиров, Балтач мәктәбеннән Айсаф Зәкиев, Раушан Галиуллиннар бүлеште.
Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Айдар Хаҗиев җиңүчеләргә дәрәҗәле медальләр, дипломнар тапшырды.
Фото: http://www.olimpiark.ru/shahmaty/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250