Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Рамил һәм Ранил Сафиуллиннар: «Спорт ул безнең өчен – көрәш»

Көрәш егетләрнең гомер юлдашы дисәң дә ялгыш булмас, дөрес, алар хәзер келәмнәрдә көч сынашмый, әмма ярышлар уздырганда ярдәм итми калмый.

Пәхлеваннар

Рамил белән Ранил Сафиуллиннар — Яңгул авылы егетләре, татарча көрәш пәһлеваны Дамир Сафиуллин белән күркәм Әлфия апаның уллары. Яшь аермалары — 1 яшь тә 6 ай. Ранил белән моңарчы да спорт буенча язмалар, әңгәмәләр әзерләгән бар иде, Рамил белән телефоннан гына аралашкан булгандыр, әмма егетләрнең икесе белән дә очрашып сөйләшеп утырган булмады.

Әйтелгән-билгеләнгән вакытка килделәр, — күренеп тора, чын егет асыллары, аларның бер-берсенә карата булган туганчылык хисләрен аңлатып кына бетереп булмый, моны үз күзләрең белән күрү кирәк, абый-энем дип бер-берсе өчен өзелеп торалар, Ранил бигрәк тә, абыйсыннан күзен дә алмый, абыйсы аңа кечкенәдән үк таяныч, хыял-максатларга ирешү өчен рухи этәргеч шул.

— Кечкенә чакта авыл Сабан туенда бакча яшендәге малайларны көрәштергәндә абый батыр калды, әти белән аның дуслары абыйны күтәреп алып киттеләр, мин келәм читендә басып калдым, миңа игътибар итүче дә булмады, — дип сөйли Ранил балачак хатирәләрен елмаеп искә алып. — Шулчакта мин, «мин дә киләсе елда абый кебек батыр калачакмын, мине дә күтәреп алачаклар», дип, үз-үземә сүз бирдем. Икенче елны абый мәктәп яшендәгеләр рәтендә көрәште, ә мин бакча яшендәгеләр арасында батыр калдым, бу юлы инде әти мине күтәреп алды, ул бәхетле мизгелләрне мәңге онытасым юк.

Көрәш егетләрнең гомер юлдашы дисәң дә ялгыш булмас, дөрес, алар хәзер келәмнәрдә көч сынашмый, әмма ярышлар уздырганда ярдәм итми калмый.

Әтиләренең мәйданнарда җиңү яулавына әниләре, туганнары белән бергә куанып үскән егетләр бит алар, тәүге тренерлары әтиләре ярдәмендә бик күп җиңүләр яулаган батырлар. Ничек бил алышуны ташлап, армрестлингка кереп киткән алар? Бу хакта үзләрен тыңлыйк әле.

— Мин һөнәрем буенча биология һәм технология укытучысы, — ди Рамил. — Көрәшеп үссәм дә, спорт юлыннан китмәдем, әмма спортка тренер буларак кире кайттым. Аннан соң биология бит ул кеше организмының төзелешен өйрәнә — өйрәтә торган фән буларак, бу һөнәрне сайлавым миңа файдага гына булды, чөнки спортта тән, органнар, сөяк төзелешен, кайда-нәрсәнең-ничек урнашуын белү гаять тә әһәмиятле. Кайтуга Чепья мәктәбендә урын булды, анда эш барлыгын спортны сөюче остазыбыз Нурзада Сәмигуллин әйтте. Чепьяда өч ел укыттым, шунда төпләнеп калдым, өйләндем, йорт җиткердем.

Ләкин мәктәптә мин кеше урынында гына эшли идем, биология фәненең үз укытучысы декрет ялыннан чыкты, технология генә укытырга калды, әмма аның хакы аз булу сәбәпле, штат та булмагач, миңа икенче эшкә күчәргә туры килде. 2011 елда мин Балтач спорт мәктәбенә армрестлинг буенча тренер булып урнаштым. Ул вакытта энем Ранил спорт мастеры иде, минем әле андый исемнәр юк.

Ә көрәштән һич кенә дә аерыласы килмәгән Ранил авылдашы, адашы Ранил Габдрахманов тәкъдиме белән Казан дәүләт педагогия университетына укырга керә.

— Көрәшне бик ярата идем, университетка да көрәш ярышларына хәзерлек буенча анда бөтен мөмкинлекләр дә бар дип кердем, кул көрәше турында бөтенләй дә уйда юк иде. Укыганда абый да пединститутка көрәш тренировкаларына килеп йөрде. 2009 елда укуны тәмамлап кайттым, спорт мәктәбенэ эшкә билгеләделәр, Салавыч спорткомплексында кул көрәше буенча тренировкалар алып бара башладым. Шулай итеп, армрестлинг серләренә төшенгәннән төшенә бардым.

Бүгенге көндә Ранилнең кул астында 40тан, ә Рамилдә 60тан артык бала шөгыльләнә. Егетләр икесе дә данлыклы кул көрәше осталары, районда әлеге спорт төрен саклап калу өстендә эшләүче Фагыйл Гайнетдинов белән Әлфия Зыятдинова дәвамчылары.

Талант кирәк

Спорт замана белән бергә атлый. Хәзер һәр ярышка да һөнәри хәзерлек сорала, элгәре заманнардагы Сабантуйларындагы кебек сөлге тота белеп кенә мәйданга чыгып булмый. Кул көрәшендә дә 100 килограммлы штанга күтәрергә сәләтле көчле спортчыны да көндәше мизгел эчендә җиңәргә мөмкин. Монда тизлек һәм техника, җиңү серләрен белү күнекмәләре дә өстенлек итә.

Рамил һәм Ранил Сафиуллиннар кул астында шөгыльләнүче егетләрне-кызларны карап торсаң да моны сизәргә була, алар кул көрәше өстәленә килә, көндәшенә бер караш ташлап ала, кулын кысып тотып, урнаштырып бетергәч икенче караш ташлый, шул рәвешчә ул көндәшен мизгел эчендә тоеп ала, шуңа яраклаштырып тактиканы билгели, һәм мондый очрак-лар күп вакытта сигнал булуга көндәшен җиңү белән тәмамлана. Әлеге психологик алымнарны куллануда, әлбәттә, талант кирәк, ә ул талантларга аларны тренерлары өйрәтә.

— Группадагы 15 баланың икесе яки өчесе генә дә республика киңлегенә чыга алса, бу инде зур күрсәткеч, — ди егетләр. — Муниципаль район гына булсак та, Чистай, Түбән Кама, Казан кебек шәһәрләрдән калышмыйбыз, беренче өчлектән төшмибез. Балаларга килгәндә, һәрнәрсә тырышлыкка бәйле инде, кайсы-берсе үз өстендә тырышып эшли, кайсы-берсе сәбәп табып, күнегүләрдән качу ягын карый. Спортта чын фанат булсаң гына уңышка ирешеп була. Гаять зур ихтыяр көченә ия булу кирәк. Аннан үҗәтлек тә бик мөһим. 

Егетләр кул көрәше буенча чемпион кызлар, апалы-сеңелле Айгөл белән Камилә Вәлиеваларны мисалга китерә: Айгөл — бик үҗәт, җиңәм булгач җиңәм дип дөнья чемпионы дәрәҗәсенә кадәр күтәрелде, югары уку йортына керде, быел тәмамлады, шушы араларда тормышка да чыгып куйды, районыбызга уңыш арты уңыш китерүче кызыбызның бәхете булсын! Ә сеңлесе Камиләнең бөтенләй үзгә характер, өч тапкыр кулын сындырып, операцияләр кичереп тә ярышларга әзерләнүдән туктамыйча, быел Рәсәй берен-челегендә чемпион кала, Рәсәйнең спорт остасы нормасын үти. Монда әни кешенең сабырлыгы да роль уйный торгандыр инде, бу кадәр имгәнүләр алган баланы берәү булса бүтән ярышларга җибәрмәс тә иде, ә кызларның әнисе спортчы кызының юлын кисми, каршы килми.

Бу урында батыр егетләрнең әнисе Әлфия апаны да искә алыйк, әнисенең көрәшмәгез, имгәнәсез бит, диясе килгән вакытлары күп булгандыр, «барысы да уенда булгандыр, әмма ул беркайчан да эндәшмәде, безнең гаиләдә әти сүзе сүз иде, әти сүзе һәрчак өстен булды», ди егетләр. Тик менә хәзер Ранилнең уртанчы улы Әмирхан көрәш дөньясына беренче адымнарын ясый башлагач, кадерлеләре катнашкан бер генә ярышны да калдырмаучы ананың теле ачыла — башта әтиегез өчен борчылдым, аннан сезнең өчен ут йоттым, хәзер оныгым өчен хәсрәтләним мени инде, ди. Шөкер, әбисенең хәер-догасы көч биреп торуы белән Әмирхан авыл Сабан туенда балалар арасында көрәштә уңышлар яулый.

Хөрмәт зур

Районда армспортны хөрмәт итәләр, егетләрнең-кызларның бер генә ярышны да калдырганнары юк, гел барып торалар, моның өчен район җитәкчелегеннән дә каршылыклар юк, сез барыбер приз белән кайтасыз, дип транспортын да бирәләр, иганәчелек ярдәме дә күрсәтәләр. Моның өчен егетләр район җитәкчелегенә, ХЭС оешмасына бик рәхмәтле. Шушындый уңай мөнәсәбәт булгач, җаваплылык та югары инде, — ди егетләр. — Ничек тә җиңү белән кайтырга тырышабыз. Бик читен ул җиңми кайтсаң. Менә 2020 елда булды андый хәл, урынсыз кайтылды, гаять тә кыен булды. Ул җиңү атмосферасы белән кайтмау үзе үк тә бик яман. Җиңү яулап кайткан чакларда «бу күрше тирә-районнар да кайта инде, бер урыннары да юк, ничек кайтып кермәк кирәк шулай», дип уйлый идек, уйлар материальләшә шул ул менә, һич кенә дә алай уйларга ярамый, үзебез дә шуны кичердек.

Бүгенге көндә районда өч бала дөнья беренчелегенә бара ала икән: Чепьядан Ксения Шишкина Рәсәй беренчелегендә җиңү яулаган, Салавычтан Камилә Вәлиева Рәсәй чемпионы, Фагыйл Гайнетдиновта шөгыльләнүче Түнтәр кызы Тәнзилә Исмәгыйлева Рәсәйкүләм ярышта өченче урынны яулаганнар. Тәнзилә тагын да зуррак уңышка ирешә алыр иде, тик аңа имгәнүе комачаулый.

1 август, без әңгәмә корган көн, Ранилнең чираттагы ялы бетеп, эшкә чыккан көне иде. Алар инде хәзер августтан тренировкаларга ныклап тотыначаклар, чөнки бик тиздән Татарстан беренчелеге көтә, Казахстанда узачак Халыкара ярышларга да өмет баглыйлар, тик кертерләр микән дип шикләнәләр, чөнки Европа ярышларына үткәрмәгәннәр. Монда инде, әлбәттә, тренерларның, балаларның да гаебе юк, бары тик илкүләм вәзгыятьләр аркасында гына шундый киртәләр туа. Хәер, бернигә дә карамый, безнең спортчыларыбыз әзерлек сызыгында, алар күңел төшереп утыра торганнардан түгел.

Тренерлары алар белән авырлыкларны җиңә белү юнәлешендә дә индивидуаль рәвештә шөгыльләнә.

— Түгәрәккә килгән баланы иң беренче өстәл янына бастырып, күнегүләрне яхшылап аңлатабыз, өйрәтәбез. Һәр бала белән шулай аерым эшлибез. Бу түгәрәккә йөреп, сез кече авырлыкларны җиңәргә өйрәнсәгез, тормыштагы кыен чакларны ерып чыгу сезгә җиңел булачак дибез, — диләр егетләр. Үзләрендә шөгыльләнгән, күп җиңүләр китергән, хәзер исә төрле юнәлешләрдә укучы-эшләүче шә-кертләре белән алар еш аралашып торалар, күбесе хәлләрен сораша, бәйрәмнәр белән котлый, судьялык итәргә кирәк булса, берсүзсез киләләр, ярдәм итәргә атлыгып торалар икән.

Рамил дә, Ранил дә өйләнгән, гаиләле. Тормыш иптәшләрен бик хөрмәт итеп яшиләр. Көрәш ярышларын да гаиләләре белән бергәләп тамаша кылуларын еш күрәбез. Һәрберсенең гаиләсендә өчәр бала үсә. Рамилнең өч кыз — Әдилә, Диләрә, Зөһрә. Әдилә әтисе кебек кул спортын түгел, чаңгы спортын үз иткән, әйбәт чаба, приз-лы урыннар да ала. Шулай да Ринат Борһанов исемендәге кул көрәше ярышында катнашып, беренчелекне алган.

«1 ай гына әзерләнгән идек», ди әтисе,"чаңгыда ярышканга караганда монда күпкә җиңел икән диде Әдилә", дип сүзгә кушыла энесе Ранил, үзем дә кочак-лап ук алдым, мактадым, ди. Ранилнең балалары — бер кыз — Камилә, ике малай — Әмирхан, Хәсән. Камилә ике ел бассейнга йөри, йөзү ярышларында призлы урыннарны ала. Камилә кул көрәшенә барырга атлыгып тора, тик яше җитмәү сәбәпле, әле ярышларга яраклы түгел.

Татьяна (Чепья), Ксения (Чепья), Айгөл (Салавыч), Камилә (Салавыч), Нәргизә (Яңгул), Мәликә (Нөнәгәр), Эльвира (Яңгул), Руфия (Борнак) кебек Рәсәй чемпионнары һәм призерлары ел да була алмасалар да, 2017 елдан бирле Сафиуллиннар кул астында шөгыльләнүче балалар призлы урыннар яулап кайта, кечкенә генә Балтач районы өчен гаять тә зур күрсәткеч бу, ди егетләр. Балалар җиңсә, син җиңүче, алар җиңелсә, син җиңелүче.

Спортта менә шулай, үзең әзерләгән спорчылар белән бер сулышта, күңелләрен аңлап, аларга терәк булсаң, якын кешегә әверелсәң генә уңышларга ирешү мөмкиндер ул. Татарстанның иң яхшы тренерлары исеменә, бик күп мактау таныклыкларына, район башлыгының Рәхмәт хатларына ия булган Рамил һәм Ранил Сафиуллиннар әтисезләргә-әнисезләргә һәм дә әтиле яки әниле әтисез, әнисезләргә дә ышаныч-терәк булган тренерлар, моның шулай икәнлеге күпчелек бала мисалында расланды инде.

Шөкер, Балтачыбыз безнең үзенең шундый кешелек-ле, бала күңелен аңлый белүче, аларның аз гына уңышларын да күтәреп алып, үсендереп, дөнья киңлекләренә алып чыккан тренерларыбыз белән мактаулы. 12 август — Физкультурачылар көне якынлашкан мәлләрдә һәрбер укытучы-тренер әлеге сыйфатлары белән горурлана ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев