Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Рамил Нотфуллин: "Көрәшкә мәхәббәт тәрбияләү кечкенәдән башлана" (+фото)

Соңгы бер-ике ел эчендә Балтач командасы, ниһаять, янә лидерлар арасына чыга башлады. Узган ел әнә, гомумән, Татарстан беренчелегендә чемпион исемен яулап, шатландырдылар да, сокландырдылар да.

19-21 яшьлек егетләр арасында көрәш бәйгесе быел да Балтачта узды. Очраклы түгел. Берничә тапкыр искәрткәнебез бар: Балтач - ул көрәшчеләр, батырлар, чемпионнар төбәге. Көрәш ярышлары биредә узмаса, бөтенләй дә аңлашылмас иде. Хәер, көрәшчеләр төбәге булу - ул әле бер хәл, ә менә еллар дәвамында шуны раслый алу - икенче. Сер түгел, балтачлыларның да төрле ярышларда түбәнгәрәк тәгәрәгән чаклары булды.

Соңгы бер-ике ел эчендә Балтач командасы, ниһаять, янә лидерлар арасына чыга башлады.  Узган ел әнә, гомумән, Татарстан беренчелегендә чемпион исемен яулап, шатландырдылар да, сокландырдылар да. Авылларда, район үзәгендә атна саен диярлек бәйгеләр үткәрү дә, Казанга, Актанышка, башка районнарга бер төркем (вакыт-вакыт хөкемдарларны югалып калырга да мәҗбүр итүче) җанатарлар белән йөрүләре дә үз нәтиҗәсен бирәдер, әлбәттә.

Балтачка барудан файдаланып, "Идел" хәбәрчесе район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин белән дә сөйләшеп алды.

- Рамил әфәнде, узган ел сезнең белән сөйләшү барышында "Балтачның көрәш дөньясындагы лидерлык позицияләрен кайтарырга омтылачакбыз" дигән идегез. Боз, чыннан да, кузгалды кебек...

- Аллага шөкер, өметләр аклана. Менә дигән егетләребез бар, командабыз бердәм. Төрле яшьтәге командалар составында чыгыш ясаучы көрәшчеләр алдында да, тренерлар алдында да максат-бурычлар куелган. Әнә узган ел көрәш федерациясе календаренә кертелгән рәсми ярышлар нәтиҗәләре буенча без беренче урынны яулый алдык. Татарстан чемпионатында җиңү яулавыбыз егетләребезне тагын да рухландырды. Шөкер, киләчәккә өмет белән карарлык яшьләребез дә бар.

- Шул ук вакытта сез бит әле башка спорт төрләре буенча да даими уңышларга ирешеп торасыз. Мондый вәзгыятьтә яшьләрне көрәшкә тарту җиңелләрдән түгелдер...

- Сүз дә юк, көрәш - җиңел спорт төре түгел. Ниндидер уңышка ирешәм дисәң, йөз кат тиреңне түгәргә кирәк. Шуңа да карамастан, без кечкенәдән көрәшкә мәхәббәт тәрбияләргә тырышабыз. Балалар арасында гына да районда уннан артык ярыш уза. Шунда җиңү шатлыгы татыганнары барыбер көрәштә кала аның. Җиңелгәннәре дә үз алдында максат куеп, тагын да катырак көрәшә, шөгыльләнә башлый. Районнар арасында да көндәшлек көчле - моны танымау дөрес булмас иде. Ә бу исә тренерларга, җитәкчеләргә тагын да ныграк эшләү өчен мотивация булып тора.

Аннан килеп, Балтачның электән көрәшчеләр төбәге булуы да үз ролен уйнамый калмыйдыр, геннар барыбер үзенекен итә. Көрәшкә мәхәббәт, җиңү рухы нәселдән нәселгә күчү мисалын без үзебезнең бертуган Әхмәдиевлар, Хөсәеновлар, Хәйретдиновлар, Рафиковлар, Сафиуллиннар һәм башкалар мисалында күрә алабыз. Кайчандыр бабалары, әтиләре чемпион булган, бүген инде балалары зур уңышларга ирешәчәк. Иманым камил, бүгенге буынның балалары да көрәш белән шөгыльләнәчәк, көрәшкә мәхәббәтен югалтмаячак.

- Балтач - Казанга ерак булмаган районнарның берсе. Димәк, сездә дә яшьләрне авылда, районда калдыру проблемасы бардыр...

- Сүз дә юк, бу юнәлештә проблема бар. Ул бөтен республикага, илгә хас проблема. Яшьләр үзәккә, шәһәрләргә омтыла, ул туктамас та инде. Әйе, тырышабыз, эшлибез. Гореф-гадәтләрне саклау хисабына, тәрбия, бигрәк тә гаиләдәге тәрбия хисабына күпмедер дәрәҗәдә авыл җирлегенә мәхәббәт уятырга омтылабыз. Бөтен кеше дә шәһәргә китеп бетә алмый, каладан янә авылга әйләнеп кайтучылар да шактый. Бүгенге көндә авылда да гөрләтеп яшәргә мөмкинчелекләр бар. Кеше үз алдына максат куйса, тырышса, авылында да, шәһәрдә дә менә дигән яши ала. Ә авылда, әйтик, эш юк дигән фикер белән мин үзем ризалашмыйм. Шуның өстенә, республика күләмендә дә, федераль дәрәҗәдә дә төрле программалар эшләвен беләбез. Бар да кешенең үзеннән тора...

 

Радик Сабиров

http://idel-tat.ru/news/novosti-tt/ramil-notfullin-baltachta-krsh-gennary-kchle

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев