Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Рамиләбез Нурлатта чемпион калды

1нче июль көнне Нурлат шәһәрендә “Шифа” сәүдә үзәге призларына республикакүләм ачык шахмат турниры үтте.

Әлеге ярышларда Чистай, Казан, Бөгелмә, Лениногорск шәһәрләреннэн, Актаныш, Аксубай, Саба районнарыннан барлыгы 87уенчы катнашты. Безнен районнан 2001-2004нче елгы кызлар арасында Рамилә Шаһимәрданова үзенә тиңнәр булмавын раслап, чемпион булып танылды.

– Тренерым Ландыш Василовнага “Хезмәт” сайты аша олы рәхмәтләремне ирештерәсем килә. Аның тырышлыгы белән зур җиңүләр яулыйбыз. Ул үзенең үтемле киңәшләре белән безгә ярдәм итә. Мин Ландыш апа кебек тренерда шөгыльләнүем белән бик бәхетле. Укучылары өчен вакытын һәм көчен жәлләмәгән өчен мең рәхмәт аңа, - ди Рамилә.

Без дә Рамиләне, аның тренеры Ландыш Гарифуллинаны чираттагы җиңүләре белән ихластан котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шахмат

2
X