Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Раушан кайтты...

Сәләтле егетебезгә күз тидеме, әллә Аллаһы Тәгалә аны бездән күпсендеме - фаҗигале үлем Раушанны 2010нчы елның октябрь аенда нәкъ 22 яше тулган көнендә арабыздан алып китте. Туган көненә дип җыелган дуслары аны соңгы юлга озатты...


Шаян, чибәр, 1нче разрядлы чаңгычы, КДУда беренче тапкыр үткәрелгән вокал конкурсы, шулай ук КДУ һәм шәһәр буенча бөтен уку йортлары арасында үткәрелгән «Беренчеләр көне», Мәскәүдәге «Север-ная звезда» халыкара конкурсы лауреатлары, «Син - минеке, мин - синеке» тапшыруының җиңүчесе, «Яланаяклы кыз»да Сәйдәш ролен башкарган талантлы журналист һәм сәхнә остасы Раушан Шакир-җановны ай күрде, кояш алды. Бер елдан соң Раушаныбыз арабызга әйләнеп кайтты. Гимназиядә аның яраткан укытучыларыннан берсе, егетебезне чаңгы дөньясына алып кереп киткән остазы, СССРның спорт мастеры Рәлиф Әскәров тырышлыгы белән Балтачның Сабантуй мәйданына мәктәпләребездән 136 чаңгычы, спорт сөючеләребез җыйналды. Көне дә искиткеч матур булды. Раушан истәлегенә уздырылучы тәүге ярышны район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Р.Заһидуллин, Балтач спорт мәктәбе директоры Э.Гарипов һәм Р.Әскәров ачып җибәреп, үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар. Раушанны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Менә алар тәүге ярышның беренче җиңүчеләре: 1994-1995нче елгы яшьләр арасында: I урында Анна Ефремова (гимназия) һәм Сергей Королев (Чепья), II урында Илсур Шәйхиев (гимназия) һәм Кристина Фомина (Кече Лызи), III урында Гүзәл Габдрахманова (Сосна) һәм Радион Романов (гимназия). 1996-1997нче елгылар арасында: I урында Анастасия Васильева һәм Алексей Григорьев (икесе дә гимназия), II урында Галина Матвеева һәм Александр Борисов (икесе дә Кече Лызи), III урында Анна Михайлова (Урта Көшкәт) һәм Данис Кузьмин (гимназия). 1998 һәм аннан соңгы елларда туган балалар арасында: I урында Карина Бедикян һәм Радион Кушаев (икесе дә Кече Лызи), II урында Татьяна Арсланова (Урта Көшкәт) һәм Наил Мөхәммәтҗанов (гимназия), III урында Лиза Плотникова һәм Ирек Фазылҗанов (икесе дә гимназия). Җиңүчеләребезгә Эмиль Гариповның, гимназия директоры Васыйл Шакировның һәм Рәлиф Әскәровның акчалата бүләкләре, Раушанның әнисе Рәисә Шакирҗанованың күз яшьләре белән сугарылып язылган истәлеге - «Сөю тулы күңел...» китабы тапшырылды.

Рәсемдә: мәрхүмнең әлеге фотосы «Сөю тулы күңел...»не кулга алучыны каршы ала һәм Раушан белән бәйле истәлекләргә алып кереп китә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев