Хезмәт

Район беренчелегенә үткән чаңгы ярышында барлыгы 136 кеше катнашты

4 гыйнвар көнне авыл җирлекләре, оешма-преприятие командалары арасында чаңгы ярышы буенча район беренчелеге үткән иде.

Ярышта барлыгы 34 команда, ягъни 136 кеше катнашты.
Командалар буенча беренчелекне Чепья авыл җирлеге чаңгычылары яулады. Икенчедә - мәгариф, өченчедә Кече Лызи авыл җирлеге һәм "Сорнай" хуҗалыгы спортчылары.
Хатын-кызлар арасында 3 чакрым араны иң беренчеләрдән булып Алсу Нигъмәтҗанова (мәгариф) яулады. Икенче урында - Алена Иванова (Чепья), өченче урында - Роза Хөснетдинова (мәгариф).
Ир-егетләр арасында 5 чакрым араны Роман Никитин (Чепья) беренче булып килде. Ленур Газыймҗанов (мәгариф) - икенче, Александр Борисов (Шубан) өченче булды.
Фото: http://www.efrik.info/wp-content/uploads/2010/02/1.jpg

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: