Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Район боксчылары Кукмарада Балтач данын яклады

23-25 май көннәрендә күрше Кукмара районында төньяк-көнбатыш районнары башлыклары призына бокс буенча беренче Бөтенроссия турниры узды.

Биредә районыбыз данын 19 боксчыдан торган команда яклады. Турнирның һәрбер көне спортчылар өчен җиңүләр дә, җиңелүләр дә алып килде.Әмма алар җанатарларының, остазларының өметләрен аклады. Районыбызга барлыгы 14 егет призер исеме белән кайтты.
Әмир Шәмсетдинов, Рахман Газизуллин, Динар Сабитов үз үлчәү авырлыкларында чемпион булып танылды. Шулай ук Әдел Якупов, Гөлүсә Нурмөхәммәтова, Альфред Закиролв, Динар Фазлыев, Раил Гыйләҗетдинов икенче приз урын яулады. Алардан азга гына калышып, Азат Мөхәммәтгалиев, Рамазан Газизуллин, Ренат Вәлишин, Зөлфәт Сөнгатуллин, Инсаф Шакиров, Салават Шәмсетдинов өченче булдылар. Булдырдыгыз егетләр, без сезнең белән горурланабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250