Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Район эчке эшләр бүлеге командасы Түбән Камадан самбо буенча беренче урын алып кайтты

- Шушы көннәрдә генә командабыз Түбән Камадан беренче урын алып кайтты, - дип сөенечле хәбәр ирештерде район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе ярдәмчесе Фәрит Галимуллин.

- Самбо буенча министрлык үткәргән әлеге ярышларда үз үлчәү авырлыкларында Рафил Шәймөхәммәтов, Ралиф Гариповлар өченче призлы урынны алса, Фаил Фәсыйхов, Эдуард Бәдертдинов, Рамил Әгълиуллиннар да гомуми җиңүгә саллы өлеш кертте. Фердинант Гыйлемҗанов, Фаил Мөхәммәтшин, Рөстәм Газыймов, Рамил Бәдертдинов, Ләйсән Сәләховалардан торган икенче командабыз исә, ТР Эчке эшләр министрлыгы чемпионатында кышкы һөнәри двоеборье һәм эстафета ярышларының икесендә дә икенче урынны алды. Казанның иң көчле "Танкодром" командасыннан гына калыштылар.
Фото: http://ntrtv.ru/2012/03/14/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250