район хәбәрләре
район хәбәрләре
Яшьләр калышмый
Икътисадый күрсәткечләр буенча районда «Балтач сөт-май комбинаты», «Балтач Агрохимсервис» җәмгыятьләре алда бара. «Мехчы» җәмгыяте дә уңышлы гына эшләп килә. Моннан өч ел элек Кариле авылында үз эшчәнлеген башлаган «Профиль» җәмгыятенең күрсәткечләре дә мактауга лаек. Яшь хезмәткәрләрдән торган бу кечкенә оешма үз базасын тагын бер станокка баетырга җыена.
«Сөт май сыр»
«Балтач сөт-май комбинаты»на, шаярып кына әйткәндә, «сыр» сүзе дә өстәсәң урынлы, чөнки биредә сыер мае, коры сөт җитештерүдән кала, 12 төрле сыр гына эшләп чыгаралар. Һәм шуларны Рәсәйнең төрле өлкәләренә сатуга озаталар. Исемнәре дә яңгыраешлы: «Буковинский», «Витязь», «Гауда», «Костромской», «Российский», «Маасдам», «Пошехонский», «Сливочный», «Сметанковый», «Эдам», «Голландский», «Бал-тасинский мраморный». Соңгы икесен райондашларыбыз яратып ала.
Төлке кергән абзарга
Әллә ачлыктан, әллә салкыннан, кичке якта төлке Норма фермасының бозау абзарына кергән. Көтелмәгән кунакны ферма эшчеләре сәнәк белән бәргәләп-төрткәләп үтергәннәр. Котырганмы-түгелме икәнлеген ачыклау өчен, җанварны Казанга - экспертизага озатканнар. Бичара төлке, тавык фермасы дип уйлагандыр инде...
Олылардан үрнәк аласы
Кили авылында яшәүче пенсионер Нәкыйп ага Шиһапов кошларны кышкы салкыннан, ачлыктан саклап калу максатыннан, өенең тәрәзә каршындагы кар өеме өстендә һәрчак таба зурлыгында җим савыты тота. Җим чүпләргә килгән чыпчыклар арасында, урман якын булганлыктан, әллә нинди матур урман кошлары да күренгәли.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 март 2021 - 21:41Олы бəйгедə жиңгəн 8 призерның 7се Галиянеке (+фото) Журналист Гөлнара Сабирова язганча, сөйлəүче күп, сөйли белүче аз хəзер.9601
-
8 март 2021 - 20:11Анкеталар 1 апрельгә кадәр тутырылмаса, 10 меңнән 20 мең сумга кадәр штраф каралган 2021 елның язында Росстат Россия Федерациясенең барлык төбәкләре буенча кече бизнесның икътисади исәбен алып барачак.12001
-
8 март 2021 - 17:11Җиңү тәме яки Балтач ДОСААФы традицияне дәвам итеп, чираттагы җиңүен яулады Ел саен февраль азагында районыбызда картинг ярышлары үткәрелә һәм ул Ватанны саклаучылар көне белән Халыкара хатын-кызлар көненә багышлана.11001
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
5 март 2021 - 13:05Газетаның 8нче санында (5 март, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар26200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика