Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Райондашыбыз хәтерендә Дөнья Чемпионаты медаль белән истә калыр...

Тарих кабатлана дибез. Чыннан да шулай. Бу көннәрдә районыбызның иң мөхтәрәм кешеләренең берсе, татарча көрәш буенча районыбызда иң беренче булып РСФСРның спорт остасы исемен яулаган Фәрит Габделбәр улы Әхмәдиев иң бәхетле мизгелләр кичерә.

Нинди мизгелләр диясездер... Башкалабыз Казанда су спорты буенча дөнья Чемпионаты барган көннәрдә Фәрит абыебыз 1 августта узачак Сабан туена махсус чакыру алган иде. Нәрсәгә дип чакырганнарын да белеп китмәде. Баргач кына билгеле булды, райондашыбыз тагын бер чираттагы олы бүләккә лаек булган икән. Менә шушы бүләк безгә тагын бер кат тарихны барларга сәбәп булды.
Әйткәнемчә, моннан 43 ел элек Фәрит Габделбәр улы ул заманнардагы иң дәрәҗәле исемнәрнең берсе булган спорт остасы исемен яулады. Моннан нәкъ 35 ел элек Мәскәүдә 1980 елда узган Олимпиадада туристлар арасында уздырылган "Олимпиада миле" - 1980 метрлы дистанцияне беренчеләрдән булып йөгереп узып, медальгә лаек булган иде.
Инде менә 2015 елгы дөнья Чемпионаты. Россиянең көрәш федерациясе Президенты Җәүдәт Миннәхмәтов кулыннан зур бүләк алуга иреште, ветераныбыз. Сабантуйда тапшырылган бу бүләккә республикабыздан 6 гына кеше лаек дип табылган. Араларында безгә якыннан таныш булган Иван агай Бәширов, Әсхәт Гайфуллин, Нәҗметдин Җәләлиев, Гайнетдин Мөхәммәдиев кебек атказанган көрәшче-тренер ветераннарыбыз, яшь танылган көрәшче-дөнья чемпионы Сергей Павлик та бар иде. Араларында безнең районның алыштыргысыз көрәш федерациясе рәисе булу, безгә аеруча күңелле булды. Рәсәйдә көрәш дөньясында актив "кайнаганнары" өчен алар Россия федерациясе Президиумының Рәхмәт хатына, медаленә, күләмле акчалата призга лаек булдылар. Менә шулай итеп , "Дуслык" ордены, "Җирле үзидарә органнарында нәтиҗәле хезмәте өчен" медальләренә, янә бер медаль өстәлде.

Ветераныбызны якынлашып килүче физкультурачылар көне белән котлап, районыбызның барлык спортчылары, спорт сөючеләре исеменнән безне киләчәктә дә үзенең лаеклы бүләкләре белән сөендерер дигән ышанычта калып, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете теләп калабыз. Үз чиратында, Фәрит Габделбәр улы да үз котлауларын райондашларыбызга җиткерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250