Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Районыбызда волейбол уеннары элек-электән иң яратып уйнала торган уеннарның берсе

Ел әйләнәсендә балалар арасында яшь аерымлыкларына карап, Балтач балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе призына даими рәвештә ярышлар узып тора.

Мәктәпләребездә укулар башлануга, укучылар арасында иң беренчеләрдән булып 1999-2000 елларда туган кызларыбыз волейбол мәйданчыгына басты. Районыбызда "Бердәм Россия" сәяси партиясе көче белән "Балтач" универсаль спорт залы сафка баскач, безнең мөмкилекләребез тагын да артты. Берүк вакытта, 2 мәйданда кызлар һәм малайлар ярышын алып бару мөмкинлеге туды. Бигрәктә Октябрь бәйрәмнәре көннәрендә/ без элек ноябрь бәйрәмнәрен шулай дип йөртә идек.Н.С./ универсаль спортзал тамашачыларның шат авазыннан тынып тормый. Быел да шулай булды. Бәйрәмнәрнең беренче көннәрендә , әйткәнемчә, кечкенә кызларыбыз үзара көч сынаштылар.
Кайда бу уеннарны даими уйныйлар , аның белән күңел биреп шөгыльләнәләр, җиңүчеләр шуннан инде. Безнең бу уеннарны бигрәктә Мари Иле, Киров өлкәләре белән чиктәш булган Куныр авылында аеруча үз итәләр. Быелгы җиңүләрнедә Куныр урта мәктәбе кызлары/тренерлары Р.Сөләйманов/ башлады. Икенче урынга Кенә төп белем бирү мәктәбе кызлары лаек булса, өченчегә Яңгул мәктәбе уенчылары лаек булды. Традиция буенча иң яхшы уенчыны да билгеләдек. Ул-Кунырдан Гөлинә Бариева.
Кызларыбыздан соң Балтачка шушы елдагы малайларыбыз җыйналды. 12 команда көне буе туп чөйде. Янә кунырлыларга тиңнәр табылмады. Икенче урынга Арбор, өченчегә Бөрбаш мәктәпләре волейболчылары лаек булды. Иң яхшы уенчы кабат Кунырдан билгеләнде, ул - Искәндәр Юнысов. Халык рәхәтләнеп уеннар карасын дип, Балтач "Сельхозтехника "сы акционерлык җәмгыяте дә үз призларына ярышларны шушы көннәргә куюны традициягә кертте.
Безнең район волейбол федерациясен дә озак еллар шушы җәмгыять җитәкчесе Рафаэль Фәрт улы Габдрахманов җитәкләп килә. Халыкны да күп җыя, безнең, бу уеннарыбыз. Быелгы ярышларга районыбызның 16 хуҗалыгыннан 200 гә якын уенчы килгән иде. Кайда балаларыбыз белән нәтиҗәле эш алып барыла, аның нәтиҗәсе зурлар ярышларында да чагылыш таба инде. Бу ярышларда да ир-егетләребез арасында җиңүгә Куныр авыл җирлеге командасы ирешсә, хатын-кызларыбыз арасында Кенә кызлары беренче булды. Икенче урыннарга "Балтач -Агрохимсервис" акционерлык җәмгыяте һәм Балтач шәһәр җирлеге командалары, өченчегә "Сорнай" җәмгыяте һәм Яңгул авыл җирлеге командалары лаек булды. Әле шунысында әйтеп узарга кирәк, безнең бу уеннарыбыздан "ТНВ" телерадиокомпанясе хезмәткәрләре аерым репортаж да бирделәр. Ярышларыбыздан уенчыларыбыз матур-матур бүләкләр белән кайтып киттеләр.
Балаларыбызның Яңа ел каникуллары да волейбол уеннары белән башланып китте. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан укучылар арасында игьлан ителгән Спартакиада кысаларында "Балтач" универсаль залы үзенә районыбызның 20 мәктәбеннән 1999-2001 елгы балаларны җыйды. Җиңүчеләребез тагын шул ук мәктәпләрдән. Беренчедә - Куныр, икенчедә - Арбор, өченчедә - Кенә мәктәбе уенчылары. Әнә шулай волейболны үз итеп, шундый матур уеннар күрсәтеп, тулы тормыш белән яшәп ятыш....
Фото: http://www.vsluh.ru/news/sport/232721

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250