Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Районыбызның хоккей буенча җыелма командасы – "Алтын алка" зона ярышы җиңүчесе

Районыбызда спортка игътибар елдан-ел арта бара. Балтачлылар кайсы гына спорт төре булмасын, үзләренең уңышлары белән сөендереп кенә торалар. Җыелма командалар составында уйнаучы спортсменнарыбыз да сынатмый.

Хоккей ел фасылына гына бәйле уен төре булса да, бу спорт белән күңелен биреп шөгыльләнүче егетләребез бар. Балтач урта мәктәбеннән физик тәрбия укытучысы Ильяс Галимуллин белән Балтач балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Рөстәм Хөсәенов җитәкчелегендә әзерләнгән егетләр соңгы берничә елда уңыш арты уңышка ирешәләр.
Менә шуның ачык мисалы булып, 21 - 22 гыйнвар көннәрендә районыбызның хоккей буенча җыелма командасының Кукмарада узган "Алтын алка" зона ярышларыннан беренче урын яулап кайтуы тора. Команда составында Балтач һәм Карадуган гимназияләреннән, Балтач, Кече Лызи, Түнтәр, Смәел, Яңгул мәктәпләреннән 2002-2003нче елгы 13 яшүсмер егет катнашты.
Ике көн дәвамында барган киеренке ярышларда үзләрен чын боз хуҗалары итеп танытып, беренче урынга лаек булдылар. Әлеге зона этабында райондашларыбыз Кукмара, Саба, Теләче, Арча, Әтнә районы җыелма командалары белән очрашты.
Җиңүчеләребез февраль аенда Мамадыш шәһәрендә узачак финал ярышларында катнашу хокукына ия булдылар. Хоккейчыларыбызны зур җиңүләре белән котлап, яңадан-яңа уңышлар теләп калабыз. Афәрин, егетләребез!!!
Рәсми Балтач

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250