Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Рәфыйков истәлегенә...

Һай бу кечкенә балалар ярышын караулары...

Бар җаннарын биреп көрәшәләр дә инде. Әнә, 28 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Балтач мәктәбеннән Айзат Гәрәев җиңү шатлыгы белән елап җибәрсә, икенчесе - Шеңшеңәр мәктәбеннән Алмаз Хаҗиев җиңелү ачысы белән күз яше түкте. Елапмы-елыйлар... Әле ярый заманында республикабызда танылган көрәшче, спорт остасы Айдар Гәрәев улын келәмнән күтәреп алып чыгып китте. Шул вакытта келт итеп, РСФСРның спорт остасы Рафис Насыйбуллинның кайчандыр әйткән сүзләре искә төште. «Елап көрәшкән баладан чын көрәшче чыгуын көт тә тор!» Яңгул урта мәктәбе базасында авылның танылган көрәшчесе, яшьли фаҗигале үлем белән арабыздан киткән Габделфәрт Рәфыйков истәлегенә 1997нче һәм аннан соңгы елларда туган балалар арасында узган ярышның бу мизгеле әле бик күпләрнең күңелендә озак сакланыр. Районыбызның 11 мәктәбеннән 58 көрәшче бил алышкан бу ярышларыбызның җиңүчеләре булып түбәндәге яшь көрәшчеләребез танылды: Эмиль Нәбиев (Яңгул, 25 кг.), Алмаз Хаҗиев (Шеңшеңәр, 29 кг.), Рафил Вафин (Норма, 32 кг.), Фәнис Кәбиров (Арбор, 36 кг.), Фирдүс Гарифуллин (Норма, 40 кг.), Әмир Хәйруллин (Арбор, 43 кг.), Ислам Галимов (Арбор, 46 кг.), Илдан Әхмәтханов (Яңгул, 50 кг.), Максим Максимов (Чепья, 55 кг.), Айрат Хәйруллин (Яңгул, 60 кг.), Расил Сабирҗанов (Норма, авыр үлчәүдә). Командалар беренчелегендә янә келәм хуҗаларына (тренерлары Ранил Габдрахманов) тиңнәр булмады. Икенче урында - чепьялылар (Ринат Хәйретдинов), өченчедә - нормалылар (Наил Гарифуллин). Әлеге ярышны оештыруда ярдәм иткән җитәкчеләргә, иганәчеләргә олы рәхмәтләр юллыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250