Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Рәхмәт, Илшат!

Ярдәм итеп тә карады инде быел Илшат Нурислам улы Шакиров спорт өлкәсенә.

Кыш буе хоккей ярышларының иганәчесе булып торды. Аннан кала татарча көрәш ярышлары. Инде менә шахмат ярышларына алынды. Зурлар арасында ярыш уздыруны матур традициягә кертеп җибәргән иде инде. Спортка, аерым алганда шахматка карата үзендә мәхәббәт тәрбияләгән укытучысы Васил Габделхәй улы Гарифуллинның исемен мәңгеләштерү максатыннан, яшь шахматчылар арасында турнир оештыру турындагы хыялын Илшат безгә узган ел ук җиткергән иде. Ниһаять, ул хыялы да тормышка ашты. Бигрәкләр дә тынгысыз җанлы кеше инде. Ярышлар көнендә дә әтисен безнең янда калдырып, үзе янә Чепьяга, хоккей ярышларына китеп барды. Балаларыбызның да, алар белән килгән әти-әниләрнең дә, әби-бабайларның да мондый ярышларны беренче күрүләре булгандыр. Норма мәктәбе актлар залының сәхнәсендә көне буе чәй кайнап торды. Шахмат ярышларына көчкә 20-25 бала җыйган заманнар да артта калып бара, ахрысы. Ярышларга 68 яшь шахматчы килгән иде. 1996-2000, 2001нче елда һәм аннан соңгы елларда туган балалар 9 турга кадәр уйнап, үз араларында иң көчлеләрне ачыкладылар. Район чемпионнары булып Самат Кәримуллин (Бөрбаш), Алинә Шәрипова (Карадуган), Тимерхан Әкбәров (гимназия), Гөлшан Сөләйманова (Балтач) танылды. Икенче урынга Леонид Асаков (Урта Көшкәт), Ләйсән Хәйруллина (Бөрбаш), Айсаф Зәкиев (Балтач), Рамилә Шәһимәрдәнова (Балтач), өченчегә Самат Мөҗипов (Норма), Ралина Хәмидуллина (Норма), Илсаф Шакиров (гимназия), Илзирә Хәлимова (Норма) чыкты (рәсемдә). Җиңүчеләргә, призерларга акчалата бүләкләр, махсус ясалган кубоклар, дипломнар тапшырылды. Язмам ахырында, ярышларны оештырып балаларны куандырган Илшатка, аның гаиләсенә, әтисе Нурисламга, баш хөкемдар - мәрхүм Васыйл Габделхәевичның кызы Ландышка, энесе Наилгә, Балтачтан хөкемдар Салават Габдрахмановка барлык спортчылар исеменнән олы рәхмәтемне җиткереп калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250