Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Ринат Хәйретдинов кабат үзенә тиңнәр булмавын раслады ... (фото)

Зәй шәһәренең «Яшьлек» Боз Сараенда 2016 елның беренче зур бәйгесе - «Ватаным Татарстан» газетасының герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә көрәшнеӊ тантаналы өлеше балтачлылар өчен матур мизгелләр белән башланды.

Мактау пьедесталына Балтачтан берьюлы 5 кеше күтәрелде. Татарстан Республикасының көрәш федерациясе рәисе, Премьер-министр урынбасары Марат Әхмәтов тамашачыларның көчле алкышлары астында район яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллинга ел нәтиҗәләре буенча икенче дәрәҗәле Диплом, «2015 елнын иӊ яхшы көрәшчесе» исеменә лаек булган Ринат Хәйретдиновка, «2015 елның иң яхшы тренерлары» булып танылган Ранил Габдрахмановка, көрәш дөньясын актив яктыртучы журналистларныӊ берсе Нурзада Сәмигуллинга һәм февраль аенда 50 яшен билгеләп узган, РСФСРның спорт остасы Сәйдәш Мәгьсүмовка махсус бүләкләр һәм Дипломнар тапшырды.

Күӊел күтәренкелеге белән башланган бу зур бәйгедә районыбыз көрәшчеләре дә сынатмадылар, теләк һәм омтылыш, осталык булганда үз көчләреӊ белән дә зур биеклекне буйсындырырга мөмкин икәнен матур көрәш белән расладылар. Татарстанның атказанган спорт остасы Ринат Хәйретдинов бу мактаулы исемне юкка гына йөртмәгәнен финалда көндәшен мизгел эчендә «чиста»га салып күрсәтте. Нурфат Шәфигуллин һәм Руслан Рәфыйковлар дәрәҗәле өченче урынга лаек булдылар. Барлык көрәшчеләребезнеӊ уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә районыбыз командасы бу мәртәбәле ярышларда өченче призлы урынны яулады! Әфәрин, көрәшчеләребез, без Сезгә ышандык, без Сезнеӊ җиӊүегезне көттек! Бу сүзләрне район чигендә көрәшчеләрне каршы алган район башлыгы Рамил Нотфуллин үзенеӊ эчкерсез котлавында берничә кат кабатлап әйтеп китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250