Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Рәисне онытмыйлар

57 яшендә генә арабыздан китсә дә, районыбызның авыл хуҗалыгы өлкәсендә иң абруйлы җитәкчеләрнең берсе булды Билсур Мәгъсүм улы.

Түбәннән күтәрелде ул. Тормыш юлын шофер булып башлаган егет колхоз рәисенә кадәр күтәрелде. Ә бу дәрәҗәгә җиткәнче аңа бик күп төрле хезмәтләр башкарырга туры килде. Ветврач, рәис урынбасары, КПССның район комитетында инструктор... 24 ел колхоз белән җитәкчелек итте. "Почет билгесе" ордены кавалеры булды.
Билгеле, мондый шәһесне онытырга безнең бернинди хакыбыз юк. Аның исемен мәңгеләштерү ниятеннән инде менә дистә елга якын Арбор авылында аның улы Роберт тырышлыгы белән кечкенә балалар арасында татарча көрәш ярышлары узып килә. Шул ук вакытта "Арбор" җәмгыяте, мәктәп коллективы да ярдәмгә килә. Ел саен баларны авылдашлары Харис Хадиев бүләксез калдырмый. Бу юлы да 3 бүләк белән килгән иде.
2000 елда һәм аннан соңгы елларда туган балалар арасында 11 үлчәү авырлыгында узган быелгы ярышларга да 11 мәктәптән 65 көрәшче килгән иде. Араларында һәтта 9 яшьлек балалар да бар иде. Әле Дамир Даутович беренче адымнарын ясаучы кечкенә балаларны бер төркемгә җыеп, аерым да көрәштерде, 25 килограмм үлчәү авырлыгында. Әй җиңүгә омтылышларын күрсән аларның. Кайсы елый, кайсы сөенә, кайсы көенә... Үзе бер манзара. Аллага шөкер, үзенең оешканлыгы, бернинди имгәнүләрсез, мәшәкатьсез узып китте ярышларыбыз.
Районыбызда беренчелекне бирмәүче Яңгул, Чепья малайларына әкренләп башка төбәкләрдә дә көндәшләр барлыкка килүе аеруча күңелне сөендерә. Аларга каршы торырлык малайларыбыз Кунырдан, Смәелдән чыгып киләләр. Тренерлары Ленар Саттаров, Альберт Миннеханов тырышлыгы инде бу. Бу юлы да ярышларда Яңгул егетләренә тиңнәр булмады. Икенче урынга чепьялылар, өченчегә нормалылар чыкты. Аерым үлчәү авырлыкларында район чемпионнары булып түбәндәгеләр танылды. Нияз Әскаров /Арбор-28 кг/, Наил Мортазин /Чепья-32 кг/, Руфин Афанасьев /Чепья-36 кг/, Фанис Нигьматзянов /Яңгул-40 кг/, Айзат Гәрәев /Балтач-45 кг/, Илназ Мифтахов /Чепья-50 кг/, Руфиль Хәбибуллин /Яңгул-55 кг/, Алмаз Гыйльметдинов /Арбор-60 кг/, Руслан Йосыпов /Яңгул-65/, Илсаф Рәфыйков /Яңгул-75 кг/, Айнур Ганиев /Норма-авыр үлчәү/.
Махсус бүләкләр Чепьядан Руфин Афанасьевка, Артур Муллагалиевка, Нормадан Динислам Мифтаховка бирелде. Шул ук вакытта ярышларның төп иганәчесе Зәкиев Роберт федерацянең Күкрәк билгесе, "Арбор" җәмгыяте рәисе Хәмит Баязитов Дипломы белән бүләкләнде. Бүләкләрне Федерация рәисе Фәрит Әхмәдиев тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250