Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Рәлиф Әскаров призына чаңгы ярышлары үтте

Узган шимбәдә "Сабантуй" ял паркына чаңгы буенча СССРның спорт остасы Рәлиф Әскаров чаңгы спортын яратучыларны үз призына уздырылучы ярышларга җыйды.

Анда барлыгы 102 чаңгычы килгән иде. «Ярышларны үз югарылыгында уздыруда, билгеле, дусларымның ярдәме зур булды. Спорт мәктәбе коллективы ярышларда хөкемдарлык итсә, Балтачтан шәхси эшмәкәрләр Фәнис Шәрипов, Глеб Давлеков, Фәнис Мәрдәновлар матди ярдәм күрсәтте», - диде Рәлиф Рәфыйк улы.

Ярышларның җиңүчеләре белән дә таныш булыйк:
1998-99 елгылар арасында 1-2-3 урыннарга Анастасия Исаева /Кече Лызи/ һәм Хәлил Бикбаев /Балтач/, Карина Бедикян /Кече Лызи/ һәм Александр Никитин /Чепья/, Лилия Вәлиева /Сосна/ һәм Андрей Спиридонов /Лызи/ лаек булдылар.
2000-01 елгылар арасында бу урыннарга Марина Григорьева /гимназия/ - Рәсүл Мөхәммәтшин /Норма/, Татьяна Андреева - Дмитрий Плотников /икесе дә Чепьядан/, Элина Сәгыйтова /Балтач/ - Эмиль Сәмигуллин /гимназия/ ия булдылар.
2002-03 елгылар арасында Зәйнәп Нигьмәтҗанова - Рәйхан Газыймов /икесе дә гимназиядән/, Ульяна Кумаева /Чепья/ - Илдар Галиев /гимназия/, Гөлшат Әхмәтова, Аяз Исрафилов /икесе дә гимназиядән/ җиңүче булдылар.
2004-05 елгылар арасында Талия Галиева - Әмир Сөнгатуллин /икесе дә гимназиядән/, Гөлшан Сөләйманова /Балтач/ - Рамил Шәйхетдинов /гимназия/, Гүзәл Дәүләтшина - Рәхимҗан Низаметдинов /икесе дә гимназиядән / җиңүчеләр.
2006 елда һәм аннан соңгы еллардан соң туучылар арасында Әдилә Нуриева /Сосна/ - Илназ Кәбиров /Балтач/, Диләрә Ризванова /Яңгул/ - Данияр Хафизов /гимназия/, Илзия Сәйфетдинова /Сосна/, Руслан Андреев /гимназия/ оттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250