Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Романтик»ка спортчылар десанты төште (фото)

"Романтик" лагерында әле шимбә көн генә өченче смена тәмамланган иде. Инде менә лагерьга спортчылар десанты төште.

Быел да биредә 60 бала ял итә. Алар нинди спорт төрләре белән шөгыльләнүләренә карап отрядларга бүленде. Лагерьның исеменнән күренгәнчә, төп игътибар спортка биреләчәк.
Иртәнге 7дә балалар зарядкага тезелә, ике чакрымга йөгерә. Көндезләрен төрле спорт ярышлары тренировкалар белән үрелеп барачак. Шулай ук төшке ялдан соң теләге булганнар әйдаман Ленур абыйлары белән 8 чакрым араны йөгереп үтәчәк. Кичен исә спортчылар дискотекада күңел ачыр, дип көтелә. Хәерле сәгатьтә булсын, исән-имин, хәвеф-хәтәрсез ял итәргә язсын сезгә, балалар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250