Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Россия күләмендә уза торган татарча көрәш ярышларында Нурфат, Газинурлар – икенче...

Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан ел да Россия күләмендә уза торган татарча көрәш ярышларының җиденчесе быел Яр Чаллы шәһәренең "Витязь" спорткомплексында узды.

Республикабыз районнарыннан тыш быелгы ярышларда Башкортстан, Чечен республикаларыннан да көрәшчеләр бил алышты. Билгеле бу ярышларда безнең егетләребез дә бил алыштылар. Һәм әйтергә кирәк, командабыз өченче призлы урынны яулады.
Шәхси беренчелектә исә, 70 килограмм үлчәү авырлыгында Нурфат Шәфигуллин, 80 килограмм үлчәү авырлыгында Газинур Әхмәдиев икенче призлы урыннарны яуладылар.
"Аллага шөкер, көрәштек тә, үз вакытында намазын да укыдык, бер минутыбыз бушка узмады. Мөфти урынбасары Рөстәм Хәйруллинның күп төрле сорауларына да җавап бирергә туры килде", - дип уртаклашы үз фикерләре белән Нурфат Котдус улы.
Егетләребезнең икесе дә 7 мең сум күләмендә акчалата бүләк, дәрәҗәле медаль, дтиплом белән бүләкләнделәр.
Фото: http://dumrt.ru/ru/news/news_1858.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250