Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Рөстәм Заһидуллин: хыялым 15 мең райондашыбызны чаңгы спортына тартып, Республиканың чаңгы башкаласы исеменә лаек булу

Хөрмәтле райондашларыбыз, тренерларыбыз, олы хөрмәткә лаек булган остазларыбыз, җитәкчеләребез, әти-әниләр һәм инде, әлбәттә, хөрмәтле спортчыларыбыз, ел дәвамында авыл, район, республика, ил күләмендә Рәсәй данын яклап йөргән спортчыларыбызга, остазларыбызга шәхсән үземнең һәм спорт бүлеге исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

— Рөстәм Рафисович! Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан Сезне, сезнең кул астында эшләүче хезмәткәрләрне, гомумән, спорт яратучыларның барысын бәйрәм белән тәбрик итәбез!

— Рәхмәт! Хөрмәтле райондашларыбыз, тренерларыбыз, олы хөрмәткә лаек булган остазларыбыз, җитәкчеләребез, әти-әниләр һәм инде, әлбәттә, хөрмәтле спортчыларыбыз, ел дәвамында авыл, район, республика, ил күләмендә Рәсәй данын яклап йөргән спортчыларыбызга, остазларыбызга шәхсән үземнең һәм спорт бүлеге исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

— Спорт өлкәсен яшьләрдән, яшьләр сәясәтеннән башка күзаллап булмыйдыр. Сезнең бүлек җитәкчелек итүче оешмалар белән дә таныштырсагыз иде.

— Турыдан-туры безнең бүлек җитәкчелегендә эшләүче «Хыял» яшьләр үзәге, «Факел» яшүсмерләр клубы, «Форпост» оешмасы һәм иң төп оешма-ларыбызның берсе — спорт мәктәбе. Яшьләр һәм спорт бер-берсеннән аерылмый торган төшенчә, кулга-кул тотынып, бергә бара торган юнәлешләр. Алда санап узган, яшьләр сәясәтен тормышка ашыра торган оешмаларыбызны алсак та, аларның һәрберсендә спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырылган, яшьләрне физик тәрбиягә тарту буенча кызыксындыра торган алымнар, яңача, кызыклы спорт төрләрен уйлап чыгарыла, алар уен формасында булып, күпләрне катнаштырырга була. Ә инде спорт мәктәбенең эшчәнлегенә килгәндә, ул турыдан-туры безнең спортчыларыбызны үстерә, аларның осталыгын чарлый, төрле өлкәләрдә, күләмле ярышларда катнашырлык һәм җиңәрлек егет-кызларыбызны тәрбияли. Шушы оешмалар белән бер «казанда кайнап», уртак фикердә булып, аңлашып, киләчәккә планнар төзеп һәм аларны шактый уңышлы тормышка ашырып киләбез.

— Рөстәм Рафисович, спорт бүлегенең башка бүлек-оешмалар белән эшчәнлеге турында да бер-ике сүз...

— Әлбәттә, яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге үзе генә зур эшләр майтара алмас иде, билгеле булганча бүлектә өч кенә кеше эшлибез, ә районда 33 меңнән артык халык яши, шуның 67 проценты спорт белән шөгыльләнә. Кулга-кул тотынып, бер адымда булып һәм булсынга хезмәт куя торган хезмәттәшләребез бар һәм алар күп. Аерым билгеләп узу авыр булса да, мәгариф, мәдәният, юридик бүлеге, үзәк хастаханә, финанс-бюджет палатасы, бухгалтерия һәм башка бүлек җитәкчеләренә һәм төрле юнәлештә хезмәт куючы, теләктәшлек белдерүчеләребезгә аерым рәхмәт. Спорт бүлегенең шундый үзенчәлеге бар инде, мин санап киткән һәм әле искә алмаган бүлекләр белән даими бәйләнештә эшләмәсәк, ахыргы уңай нәтиҗәгә ирешү авыр була. Мәсәлән, республикада муниципаль хезмәткәрләр арасында ел саен спартакиада уздырыла, монда 40тан артык спорт белән турыдан-туры шөгыльләнүче, халык телендә «чиновниклар» дип йөртелгән хезмәттәшләребез белән уртак тел табып, уңышка ирешергә сәләтле команда туп-лыйбыз. Аларга, кулга-кул тотынып эшләгән җирлек башлыкларына, хуҗалык рәисләренә аерым рәхмәт сүзләрен ирештерәсем килә.

— Спорт, физик культура өлкәсе шактый финанс чыгымнары сорый, ә бюджетта, кызганыч, салынган акча һич тә җитәрлек күләмдә булмыйдыр. Бу очракта нинди чыгу юлларын табасыз?

— Бу бүлекне җитәкли башлавыма инде 19 ел, шушы вакыт эчендә, без теләгән һәм кирәкле күләмдә акча бүленде, барлык чыгымнарны да каплый алдык, дип әйтә ала торган елны хәтерләмим. Ел саен кабул ителгән бюджетта һәр өлкә өчен, шул исәптән спорт юнәлешенә куелган таләпләр, нормативлардан чыгып финанс чыгымнары куела. Ел саен бирелгән акчаларны вакытында тотып бетереп барабыз, әле ул җитми дә. Бу очракта спортка битараф булмаган җитәкчеләрнең, аерым эшмәкәрләрнең ярдәме саллы, иганәчеләр тырышлыгы белән күптөрле истәлек турнирлары, бәйгеләр уздырыла, алар инде республика, Рәсәй ярышларына сайлап алуны үткәрү өчен төп нигез булып тора. Республика, Рәсәй ярышларында катнашканда әти-әниләр ярдәменә, районда туып, читтә яшәүче якташ эшмәкәрләребезнең булышлыгына таянабыз. Бу өлкәдә район җитәкчелегенең финанс мөмкинлекләрне булдыру юнәлешендә нык ярдәмен тоябыз. Ярышларда катнашу, сайлап алуларны уңышлы үтү бер мәсьәлә, югары дәрәҗәдәге турнирларда катнашуны тәэмин итү ягы да бар әле. Мәсәлән, чаңгы спортын алсак, тиешле таләпләргә җавап бирүче бер пар чаңгы 80-90 мең сум тора. Республика күләмендә ярышларда катнашу өчен ике төрле алым белән ярышырга ике төрле чаңгы кирәк, чаңгыны майлау, әзерләү чыгымнары өстәмә 30-40 мең сум. Кыскача, 200 мең сумга якын акча спортчыны чаңгыга бастыру өчен генә кирәк. Мондый мисалларны күп санарга була. Әйткәнемчә, бердәм булып, аңлашып эшләгәндә генә чыгу юлларын табарга була һәм нәкъ шулай эшлибез дә.

— Чаңгы спорты турында сүзебезне дәвам итсәк иде...

— Районыбыз республика-бызның иң төньягына урнашкан. Спорт тарихына райондашыбыз Фоадия Фәйзрах-манова-Сәлимҗанова чаңгы буенча кышкы Олимпиадада катнашучы буларак кереп калды. Чаңгы спорты буенча «СССРның спорт мастеры» исеменә лаек булган һәм үзенең данлы эшен дәвам иттерүче Рәлиф Әскәров исемен дә зур горурлык белән искә алабыз. Кышкы спорт төрләрен безнең район халкы элек-электән якын итә. 700-800 кешебез чаңгы спорты белән профессиональ югарылыкта шөгыльләнә, ел саен 2000гә якын кеше чаңгыга баса. Бу өлкәдә без үзебезгә зур бурычлар куйдык һәм моңа нык-лы җирлек бар дип уйлыйм. Татарстан чаңгы федерациясе җитәкчелеге тәкъдиме белән тамырлары Бөрбаш авылына тоташкан Нияз Галимуллин район чаңгы федерациясенә куратор итеп билгеләнде. Шушы федерацияне җитәкләүче, «Мелиоратор» оешмасы хуҗасы Хәниф Бариев белән алар уртак тел табып, чаңгы спортын тагын да югарырак баскычка күтәрү, үстерү буенча эзлекле эш алып баралар. Соңгы елларда чаңгы буенча булган күрсәткечләребез моңа дәлил. Балтач спорт мәктәбе (җитәкчесе Марат Исмәгыйлев) аша үткән, осталыкларын чарлаган егет-кызларыбызны республика җыелма командасына әзерләгән авыл районы буларак без республикада бердәнбер. Россиянең спорт остасы исемен яулаган Сөнгатуллин Әмир, яшүсмерләр һәм зурлар арасында уздырылган республика, Рәсәй ярышларында танылган Алия Исрафилова исемнәре генә дә ни тора! Безнең спорт мәктәбендә күршеләребез дә бик теләп шөгыльләнәләр, мәсәлән, Мари эль Республикасыннан Ростислав Васинкин безнең республика ярышларында уңышлы чыгыш ясый, андыйларны күп санарга була. Бу очракта тренерларыбызның, искә алган Рәлиф Әскәров, аның хезмәттәшләре Роман Никитин, Ленур Галимҗановның фидакарь хезмәтен билгеләп узарга кирәк. Районда 15 меңгә якын автотранспорт чаралары бар һәм минем күптәнге хыялым — 15 мең райондашыбызны чаңгыга бастырып һәм даими рәвештә шөгыльләнүләренә ирешү, бу очракта без Республиканың чаңгы башкаласы, дип аталырга тулы хокуклы булачакбыз.

— Спорт федерацияләренең эше сизелерлек җанланды, дип беләм...

— Әйе, бу өлкәдә эшләребезнең уңайга баруына шатланабыз гына. Бу оешмаларны җитәкләүче, спортка, сәламәт яшәү рәвешенә битараф булмаган шәхесләребезгә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Районда тугыз спорт федерацисе төзелгән. Чаңгы буенча әйтеп киттем инде, менә район шашка-шахмат федерациясенең эшчәнлеген алыйк. Җитәкчесе Наил Гыйләҗев үзенең оешмасын ничек оста җитәкли, шахмат федерациясенә дә шундый ук яхшы карашта тора. Турыдан-туры оешма ярдәме белән оештырыла торган турнирлар, республика, төрле төбәкләрдә уза торган турнирларда катнашу өчен финанс мөмкинлеген булдыруда Наил Рәүповичның булышлыгы әйтеп бетергесез. Бу эшнең нәтиҗәсе дә күренә, шахмат-шашка уеннары буенча районыбыз республикада иң көчле командаларның берсе, кече мәктәп яшендәге укучыларыбыз Рәсәй турнирларында призлы урыннар яулыйлар, мөмкинлекләре чикле спортчылар арасында шашка уены буенча Чулпан Габделганиева Татарстан, Россия, Европа беренчелеген отты. Мондый уңышларны күп санарга булыр иде.

Илшат Шакиров җитәкләгән хоккей федерациясе үзенең нәтиҗәле эшчәнлеге белән аерылып тора. Зурлар арасында ике дистәгә якын командаларыбыздан тупланган 40тан артык хоккейчыларыбыз күрше районнарда, республикада даими уза торган турнирларда катнашалар, җиңүләр яулыйлар. Бүгенге көндә төрле яшьтәге балалар арасында Бөтенрәсәй турнирын откан командаларыбыз белән горурланабыз, әти-әниләргә, бу командаларга ярышларда катнашырга мөмкинлекләр тудырган хоккей федерациясенә, эшмәкәрләргә рәхмәтем зур.

Татарча көрәш элек-электән район спортының йөзек кашы булды һәм бүгенге көндә Фәнис Шәрипов җитәкләгән федерация бу спорт төрен тагын да җәелдерү, пропагандалау, көрәшчеләрне материаль кызыксындыруын тәэмин итү өчен зур көч куя. Алай гына түгел, элекеге көрәшчеләребезне, җанатарларны республика ярышларына алып баруны оештырып, финанс чыгымнарын каплап, алар өчен онытылмаслык мизгелләр бүләк итүе үзе бер игътибарга лаеклы. Район көрәшчеләрен тәрбияләп, туплап, аларны җиңүгә рухландырып эшләү нәтиҗәсендә бу төр спортның нәтиҗәләре буенча республикада беренче өчлектә барабыз. Зур турнирларда читтән көрәшчеләр сатып алмыйча, команда белән бергә җиңүләр яулап, бу безнең егетләребез, безнең районның гомуми уңышы, дип горурланырга тагын да насыйп булсын иде.

Армреслинг юнәлешендә уңышларыбыз калку, федерация җитәкчесе Рифат Закиров аларны тагын да арттыру, бу төр спортка егет-кызларыбызны күбрәк тарту, зур ярышларда катнаштыру өчен финанс мөмкинлеген булдыру юнәлешендә зур планнар белән янып йөри, шәт, алар тормышка ашарлар, дип уйлыйбыз.

Йөзү федерациясе (җитәкчесе Булат Исрафилов) әле яңа оешкан булса да, балаларны туплау, төрле югарылыкта ярышларда катнаштыру өлкәсендә уңышлы эшли, йөзүдә моңарчы булмаган-күрмәгән беренче җиңүләребез дә бар. Шулай дәвам итсен иде, дигән теләктә калабыз.

Уңышларыбыз нинди генә зур булмасын, әгәр дә аларны халыкка җиткерү, ярышларны яктырту, җанатарларны кызыксындыру юнәлешендә безгә булышмасалар, эшебез тулы булмас иде. Ярышларны оператив яктыртуда «Хезмәт» газетасы редакциясененең электрон язмасы, Вконтакте һәм төрле социаль челтәрләрдә район башлыгы Рамил Нотфуллинның, «Кайтаваз» радиосының, «Рәсми Балтач» төркемнәренең аккаунтлары бик булышалар. Бу очракта һәр көрәш ярышында катнашып, аның турында газеталарга язмалар биреп баручы, бу өлкәдә рес-публикада дистә елдан артык үз остасы булып танылган Нурзада Сәмигуллинга рәхмәтлемен. Киләчәктә бу уртак эшебез шулай дәвам итсен иде.

— Рәхмәт, Рөстәм Рафисович, тагын бер кат һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас теләкләребезне кабул итегез, бергә булыйк!

Әңгәмәдәш — Вакыйф Зәкиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев