Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Рөстәм балаларны куандырды

16нчы март көнне Балтач гимназиясендә Рөстәм Камалов призына 4нче тапкыр шахмат турниры үтте.

Әлеге ярыш 2009нчы елгы һәм аннан яшьрәк балалар арасында оештырылды. Шулай ук Кукмара, Мамадыш районыннан да балалар катнашты. Ярышлар бик киеренке барды.

1нче урында Камалов Сәйдәш, 2нчедә Кукмарадан Рәхматуллин Сәлим, 3нчедә Мамадыштан Галиуллин Марат.

Кызлар арасында 1-3урыннарны Мамадыш шахматчылары яулады.

Кечкенәләр арасында Кариле балалар бакчасына йөрүче Мәрданов Раил беренче урын яуласа, гимназия укучылары Булатов Сөләйман – икенче, Мөхәрләмов Гадел өченче призлы урынга лаек булды.

Кызлар арасында Бөрбаштан Корбанова Зифа – беренче, Балтач мәктәбеннән Сәмигуллина Әдилә – икенче, Балтач балалар бакчасыннан Сәмигуллина Зәринә өченче булды.

Ярышта катнашучылар өчен Рөстәм Камалаов бушлай туклану оештырды һәм бик саллы бүләкләр белән куандырды. Барлык катнашучылар исеменнән Рөстәм Закировичка зур рәхмәт әйтеп,эшендә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шахмат