Хезмәт

Балтач районы

Спорт

Казанда испаннар белән матчка эләгү бәхете кайсы райондашыбызга тәтер...

17 яшькә кадәрге яшүсмерләрдән торган Рәсәйнең футбол буенча җыелма командасы - бүгенге Европа чемпионнары, 26 март көнне әлеге чемпионатның сигез мәртәбә чемпионнары булган испан командасына каршы уйный.

Финал уеннарына чыгу өчен бердәнбер путевка өчен бу ике командадан тыш Уэльс һәм Швейцария футболчылары көч сынашачак. Әлеге матчларның сайлап алу ярышларының бер өлеше Казанда - "Рубин" стадионында үтәчәк.
Матчларның расписаниесе:
26 март. Швейцария - Уэльс (Мәскәү вакыты белән 15:00), Рәсәй-Испания (19:00).
28 март. Испания-Уэльс (15:00), Рәсәй-Швейцария (19:00).
31 март. Уэльс-Рәсәй (19:00) - бу ярышларның барысы да "Рубин"да үтсә, 31 март көнгә билгеләнгән Испания-Швейцрия матчлары "Хезмәт резервлары" стадионында 19:00дә башланачак.
Матчларга керү чакыру билетлары белән, аларны стадионга кергәндә алырга мөмкин булачак.
Билетлар буенча 89377729257 телефоны аша (Алина Сайфуллина) белешергә була.
Фото: http://www.tatar-inform.ru/news/2011/01/03/252051/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250