Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Руфия Закирова: “Укытучылар спартакиадасында 1 урын безнеке”.

5 ноябрь көнне район мәктәпләре арасында укытучылар спартакиадасы булып үтте. Бәйрәмне Балтач мәктәбенең Васинкин Э.Г. җитәкләгән бию коллективы ачып җибәрде.

Бәйгедә 22 мәктәп, 1 җитәкчеләр командасы һәм 1 команда мәгариф бүлеген яклап чыгыш ясады. Чын мәгънәсендә бәйрәм төсе алган әлеге чара күтәренке рухта үтте.
Коллектив исеменнән түбәндәге укытучыларны шәхси күрсәткечләре белән чын күңелдән котлыйбыз:
- өстәл теннисы буенча ир егетләр арасында Назипов Расиф Раиф улы 3урын, хатын-кызлар арасында Шайхиева Елена Низаметдин кызы 3 урын;
- шахмат буенча Файзрахманов Ильвир Рафаэль улы 3 урын.
Бик азга гына калышып шашка буенча Шакирова Зилә Фәргать кызы (4 урын); шахмат буенча Шайхетдинова Люция Рәшит кызы (4урын); бадминтон буенча Галимуллин Ильяс Солтан улы (4урын) һәм Җәләлова Эльмира Фаяз кызы (5 урын); аркан тарту буенча Закирова Руфия Әдһәм кызы 4 урыннары белән команданы алга җибәрделәр һәм гомуми нәтиҗәләр буенча Балтач урта мәктәбе коллективы I урынны яулады.
Афәрин, егетләр һәм кызлар! Киләчәктә дә зур уңышлар белән биек үрләр яуларга язсын!
Руфия ЗАКИРОВА
Тәрбия эшләре буенча
директор урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250